news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында бозаулар сарае түбәсеннән егылып төшкән эшче хастаханәдә үлгән

Ир-атта иминият тросы һәм махсус киемнәр булмаган, шулай ук ул мондый эшләр өчен инструктаж узмаган.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанның Саба районында 61 яшьлек эшче бозаулар сарае түбәсеннән егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«9 августта Саба районы Өтернәс авылында сөтчелек комплексының бозау сарае түбәсендә эшләгәндә 61 яшьлек ир - ат егылып төшеп имгәнгән. Ул хастаханәдә үлгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат төзелештә кулланылучы баскычта 6 метр биеклектә булган һәм металл конструкцияне кискән», - дип сөйләде агентлыкка Шептицкий.

Эш вакытында ир-атта иминият тросы һәм махсус киемнәре булмаган, шулай ук ул тиешле укуларны узмаган һәм мондый төрдәге эшләргә махсус рөхсәте булмаган.

Тикшерүчеләр бу вакыйганың барлык сәбәпләрен ачыклыйлар, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100