Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында бер балалар бакчасы законнарны бозган
Гаепле вазифаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
(Саба, 5 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Саба районында бер балалар бакчасы законнарны бозган, дип яза җирле басма.
Саба районы прокуратурасы мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә хезмәтне саклау законнарының үтәлешен тикшереп, “Ромашка” балалар бакчасында сертификаты булмаган шәхси саклану чаралары бирелүен, аларны исәпкә алу карточкалары тутырылмавын ачыклады. Шулай ук хезмәт шартларын бәяләү үткәрелмәгән, хезмәтне саклауга өйрәтүнең тәртибе, формасы, дәвамлылыгы кабул ителеп, расланмаган. Әлеге характердагы закон таләпләрен үтәмәү фактлары тагын 38 муниципаль балалар бакчасында ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре җитәкчеләренә прокурор искәртүе бирелеп, гаепле вазифаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз