news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районында балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Сабан туе үткәрелде

Чараның төп максаты белән физик мөмкинлеге чикләнгәннәр һәм сәламәт булган балалар арасында үзара ярашу, бергәлекне булдыру.

(Саба, 4 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). 4 июльдә Саба районында "Сабантуй" спорт комплексында Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм гимназия укучылары өчен балалар Сабан туе үткәрелде, дип яза җирле басма.

2014-2018 елларга исәпләнгән "Уңайлы мохит" ярдәмче программасы кысаларында финансланган чара төп максаты белән физик мөмкинлеге чикләнгәннәр һәм сәламәт булган балалар арасында үзара ярашу, бергәлекне булдыру, бөтен баланың да бертигез хокуклы булуын күрсәтү, алар арасында аңлашу, бердәмлек булдыруны күздә тотты.

"Балалар – иң зур байлыгыбыз. Алар гел кайгыртуда, кадер-хөрмәттә булырга тиеш. Кызганыч, бөтен баланың да сәламәтлекләре бертөсле түгел. Әмма алар бүген бөтенесе бертигез. Шушындый чаралар оештырырга грантлар булдырган дәүләтебезгә һәм оештыручыларга зур рәхмәт", – диде район башлыгы Рәис Миңнеханов.

Әлеге бәйрәмдә катнашкан ТР хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева да Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең дәүләт тарафыннан социаль кайгыртылган, ашау-эчү, тормыш шартлары яхшы булуын, әмма аларга яшьтәшләре белән аралашу, күңелле эмоцияләр мөһимлеген билгеләп үтте.

"Яңа кешеләр, яңа йөзләр белән очрашу алар тормышына бизәк өстәячәк. Сабантуй бәйрәмендә алар гимназия укучылары белән зур бер команда булуларын тоярга, әлеге чара белән бөтен баланың да бертигез булуын исбатларга, якти мизгелләр бүләк итәргә тиешбез", - диде Юлия Абдреева. Тумыштан ук ачы сынауларга дучар булган сабыйлар тормышын аз гына булса да ямь өсти алу - һәммәбезнең изге бурычы. Әлеге изге эшне оештыруга эшмәкәр Гөлнара Галимова алынса, шулай ук район иганәчеләре дә бик теләп кушылган, район мәдәният бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре зур өлешләрен керттеләр. Бердәм команда иң элек чүлмәк ватуда

көч сынашты. Балаларны иң канатландырганы әтәч тоту ярышы булды: Югары Утар балалар йортыннан килгән Сережа Терочкин иң җитезләрдән булып чыкты. Таяк тартышында да Сережага каршы торырлык көндәш табылмады. Бүхгенге Сабантуй егеткә беренче тапкыр пьедесталга басып, район башлыгыннан бүләк кабул итенп алу бәхетен дә өстәде. Икенче әтәчне Саба гимназиясеннән Наил Шәрәфиев эләктерде.

«7 сыйныфны тәмамладым. Дзюдо түгәрәгенә йөрим. Бәйрәм бик ошый. Бик күп уеннарда катнаштым. Тавыкларыбыз бар иде, менә әтәчле дә булдык. Оештыручыларга бик зур рәхмәт»,- ди Наил.

Уеннар бер-берсен алыштырып кына торды, аркан да тартыштылар, кул да көрәштерделәр, кашыкка йомырка салып та йөгерделәр, футбол да уйнадылар. Һәр уенда дуслык, татулык, бердәмлек тантана итте. Югары Утар балалар йортында 2012 елдан тәрбияләнүче 17 яшьлек Дима Ионовның самими йөзендә дә бәйрәмнән алган рух ачык чагыла иде.

«Таяк тартышуда өченче урынны алдым. Бәйрәм бик ошады. Безнең интернатта да бәйрәмнәр еш була. Анда да катнашабыз. Монда балалар күп, бик күңелле», - ди Дима.

Инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнүче Юра Андрееев белән Эдик Михайлов да утырган килеш кенә уенчыклар киссәләр дә, алган бүләкләренә бик тә канәгать калдылар, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot