news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районында "Бал корты туе"на умарталыклары булган хуҗалык җитәкчеләре чакырылган

Умартачылыкка багышланган бәйрәмгә 2013 елдан Башкортстанда башлангыч бирелә.

(Саба, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган шимбәдә Шекше авылы сабантуй мәйданында моңарчы күрелмәгән чара –  "Бал корты туе" ("Пчелотуй") оештырылды, дип яза район газетасы.

Умартачылыкка багышланган бәйрәмгә 2013 елдан Башкортстанда башлангыч бирелә. Яңалык республикабызга да үтеп керә. Былтыр умартачылар форумына барган Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдиновка "Бал корты" туе үткәрү тәкъдиме әнә шул вакытта ясала. "Оештыр, катнашырбыз",– диләр. Чыннан да моңарчы күрелмәгән бәйрәмгә күрше районнардан гына түгел, ерак Сарманнан, Ютазыдан да килгәннәр иде. Һәм, әлбәттә, башкортлар үзләре. Чарага умарталыклары булган хуҗалык җитәкчеләре дә чакырылды. Кукмарадан махсус кортчылык кибете сәүдә итте, "Нырты" предприятиесенең кортларны ясалма орлыкландыру лабораториясе, балавыз сыннар күргәзмәсе эшләде.

Ачылыш тантанасында "Пчелотуй"га авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин үзенең хәер-фатихасын бирде. "Игенче" җәмгыяте зур ярдәм итте. Халык күңеленә хуш килгән чара үтте. Сувенирлар, умарталар – ни генә юк иде бәйрәмдә. Балалар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Программаны һәвәскәр умартачы Илнур Мөхәммәтов үткәргән чаралар баетты, гомумән, Бал корты туен алга таба оештыру турында фикергә килдек",– диде җирлек башлыгы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot