news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында ашлык киптерү агрегатларын ике сменада эшләтәләр

Тугыз мең тонна ашлык ындыр табакларына кайтты.

Саба районында ашлык киптерү агрегатларын ике сменада эшләтәләр
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 15 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). 12 августта яңгыр туктап торудан файдаланып, Саба районында кырга илледән артык комбайн чыккан. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында 31 ашлык киптерү агрегаты кулланыла .Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 "Шытсу"да аны ике сменада эшләтәләр. Гомумән, хуҗалыклар тәүлегенә 7 мең центнерга кадәр ашлык киптерә ала. Ничек кенә булмасын, тир түгеп үстерелгәнне көшелләрдә кыза башлаганчы тиешле дымлылыкка китерергә кирәк. Шул максаттан катнаш азык заводы биләмәсенә урнашкан ДСП-50 һәм ДСП-30 агрегатлары тулы куәтенә эшләтелә.

"Эшне 3 августтан башлаган идек. Арпа башта 32-34 процент дымлылыкта кайтты. Эшне ике сменада оештырып, ашлыкның дымлылыгын 14 процентка кадәр төшерәбез һәм складларга урнаштырабыз. Яңа складлар төзелде, плитәдән юллар җәелде. Хәзер, Мәртендәгесен дә кертеп, 20 мең тоннага кадәр ашлык саклау мөмкинлегебез бар, – ди агроном-технолог Зөлфәт Зарипов.

Биредә хуҗалык кырларыннан китерелгән 2,3 мең тонна арпаның 12 августка 1,9 мең тоннасы киптерелгән иде. Шимбә көнне арыш кайта башлаган һәм 200 тоннасы киптерелгән. Мәртен амбарындагы "ДСП-25" агрегатына кайткан көзге бодайны симәнә өчен әзерлиләр.  

Район хуҗалыкларында 12 августка 3 мең гектарда игеннәр суктырылып, 9 мең тонна ашлык ындыр табакларына кайтты. Көзге бодайның гектар чыгышы –32, арышныкы – 25, арпаныкы 32 центнер тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100