news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында алтын туйларын бәйрәм итүчеләрне хөрмәтләделәр

Юбилярларны иң элек ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре "Алтын никахлар" китабына теркәделәр

Саба районында алтын туйларын бәйрәм итүчеләрне хөрмәтләделәр
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 5 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Быел  Саба районында 28 пар үзләренең алтын туйларын билгеләп үтә. Шул уңайдан Өлкәннәр көнендә оештырылган тантанага 23 пар килде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Юбилярларны иң элек ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре "Алтын никахлар" китабына теркәделәр. 

"Сезнең эшләрегез, мактаулы хезмәтегез, авыр чорларга туры килгән соклангыч тормышыгыз киләчәк буынга үрнәк. Районда, республикада, Россия Федерациясендә нинди уңышларыбыз бар – барысы да сезнең тырышлыгыгыз. Сездән күреп һәм өйрәнеп яңа буын үсте һәм традицияләрне дәвам итә. Барыгызга да озын гомер, хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын",– диде район башлыгы Рәис Миңнеханов.

Алтын парларга федераль салым идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина да изге теләкләрен җиткерде.

Кичәнең иң күңелле минутлары якынлашып, сүз бриллиант парлар Әлфия һәм Индус Вәлиевларга (Явлаштау) бирелде. Алар яшь парларга 60 ел бергә яшәү серләрен җиткерделәр, изге коръән китабы тапшырдылар. Рәис Миңнеханов Әлфия апаның иңнәренә ак шәл салды, Индус абыйга түбәтәй киертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100