news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районында 53нче мәчет ачылды

Иман йортын салуның иң зур чыгымнарын үз өстенә алган Илфир Шәйхетдиновның әтисе истәлегенә “Данил” исеме бирергә дигән фикергә киләләр.

Саба районында 53нче мәчет ачылды
Ильмира Галимуллина

(Саба, 15 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Узган якшәмбедә Сәрдә авылында яңа мәчет сафка басты һәм райондагы Аллаһ йортларының саны 53 кә җитте. Тантанага район җитәкчеләре, дин әһелләре, авыл халкы – олысы-кечесе бердәм җыелган иде, дип яза җирле басма.

Сәрдә авылы да, мәчет манаралары киселеп, халыкның иманы сыналган шомлы вакыйгалардан читтә калмаган. Өлкәннәр әйтүенчә, бу явызлыкны кылучы авылдан чыгып китә һәм аның эзе шуның белән югала. Дин йортының сүтелүенә, җимерелүенә карамастан, авыл халкы мөселманлыктан ваз кичми, чит-ят күзләрдән яшеренеп булса да, Аллаһ кушканнарны үтәп яшәргә тырыша. Әмма мәчет булдыру – азан тавышына сусаган өлкәннәрнең генә түгел, иманлы яшьләрнең дә күңелендә зур хыял булып бөреләнә. Аллаһның кодрәте киң, теләгән бәндәсенә изге эшкә юлын ача, ярдәмгә кешеләрен дә җибәрә. Бу изге ниятне тормышка ашыру – шушы авылда туып үскән, хәзер Казанда гомер итүче Энҗе ханым Шәйхетдинова гаиләсенә насыйп булган икән. Эшкә ниятләгәч, ел ярым дигәндә, авыл уртасында биек манаралы бина калкып чыга. Әлбәттә, үзләре генә түгел, бар авыл халкы мәчет төзүгә булдыра алганча – кем кул көче белән, кем акчалата ярдәм итеп, бу тантаналы көнне якынайта. Мәчеткә авыл халкының хәер-фатихасы белән, иман йортын салуның иң зур чыгымнарын үз өстенә алган Илфир Шәйхетдиновның яшьли якты дөньядан киткән әтисе истәлегенә “Данил” исеме бирергә дигән фикергә киләләр.

Бәйрәм чарасын Коръән аятьләре укып башлап җибәргән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та авыл халкы белән мәчетле булу сөенечләрен уртаклашты. «Иман йортын салучыларга Аллаһның рәхмәте булсын. Инде бу мәчетне тоту, имамны булдыру авыл халкы өстендә – фарыз кифая. Мәчет ишеге ачык булырга һәм юлында кар ятмаска тиеш. Анда 5 вакыт намазга азан әйтелсә, ул шул авылга, шул районга, шул халыкка дога кылып, хәерле бәрәкәт теләп торыр ди”, – диде. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та тантанага җыелучыларны сәламләгәннән соң Җәлил хәзрәтнең фикерен дәвам итеп: “Районыбыз халкы динне олылап яши, шуңа да Ходай рәхмәте – уңышларыбыз арта, тормышлар көннән көн яхшыра. Нинди хыялы бар – иманлы һәм тәвәккәл кешегә Ходай барысын да бирә. Күп нәрсә үзебездән дә тора, саваплы гамәлләрне күбрәк кылып яшик, тормышыбыз да матур, бәрәкәтле булыр”, – диде һәм мәчетне төзетүчеләргә истәлекле бүләкләрен тапшырды. Алга таба бәйрәмгә килүчеләр каршына мәчет ачылу сөенче белән уртаклашырга имам вазыйфаларын башкаручы Рафыйкъ ага Сабирҗанов, югарыда әйтелгәнчә, мәчетнең төп төзетүчесе Илфир Шәйхетдинов, “Игенче” хуҗалыгы рәисе Алмаз Зарипов, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов, элеккеге “Ирек” колхозы рәисе Раиф Шиһабиев, шу-шы Сәрдә авылы тумалары – Гүзәл һәм Кәүсәр Газиевалар, Данил Шәйхетдиновның авылдашлары, элекке елларда Сәрдә мәхәлләсенең имамы булып хезмәт иткән Арслангали хәзрәт Вәлиевның оныгы – Эзмә мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Газизов, язучы-журналист Гөлсинә Галимуллина һәм аның улы Алим, укытучылары Мәдинә Исламова, Римма Шиһапова һәм Рушания Яхиналар чыкты. Һәммәсе шушы изге эшне башкарган олы йөрәкле, көчле рухлы Энҗе Шәйхетдиновага, аның игелекле улларына, тормыш иптәше Илфар Рәфыйк улы Яхинга һәм өлеше тигән һәркемгә тирән рәхмәт хисләрен белдерергә ашыкты. Изге, матур теләкләрен район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов та җиткерде. Энҗе ханым үзе дә, төзелеш эшләрендә башлап йөргән авылдашларына, аерым алганда Рөстәм Газиянов һәм Рәис Сабирҗановка, җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерде. Тантаналы өлеш төгәлләнгәч, халык мәчет эченә юнәлде, биредә җәмәгать белән өйлә намазы укылды.“Мәчет ачылуга иң нык сөенгәне әнием булгандыр, мөгаен. Төзелеш барганда ул көн дә шушы тирәне әйләнеп кайта иде. Инде бу шатлыклы көнне күрергә насыйп булды. Әле азан тавышын озын-озак еллар тыңларга насыйп булсын кадерлебезгә. Гомумән, мәчетебездән яңгыраган азан һәр йортка үтеп керсен, авылдашларымны иманга, изгелеккә өндәсен”, – дип хисләре белән уртаклашты Энҗе ханым.

news_right_1
news_right_2
news_bot