Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында 2018 елда техник карау узуга булган таләпләр аңлатылды
Тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм тагылма агрегатлар 10 апрельгә инде әзерлек сызыгында торырга тиеш.
(Саба, 2 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнит Мәүлетов). Саба районында язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга һәм арбаларына техник карау башланып китте. Аңарчы “Саба” җәмгыятенең “Мичән” бүлекчәсендә хуҗалык инженерлары катнашында күрсәтмә чара үткәрелде, 2018 елда техник карау узуга булган таләпләр аңлатылды, дип яза җирле басма.
Барыннан да элек, тракторларның тормоз-руль системасы төзеклеге, тракторның һәм арбаларының яктырту сигналларының (борылу, тормоз утлары, габарит) лампочкалары, көзгеләр, авария билгесе, аптечка, утсүндергеч булырга тиешлеге турында сүз барды. Бу таләпләр техника кешеләр сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәсен өчен күрелә. Шулай ук документлар тикшерелә һәм тәгәрмәчле тракторларның автогражданлык җаваплылыгыннан иминиятләштерелүе мөһим.
Быел 18 марттан башлап юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш нигезендә техникада яктылык кайтаргыч жилет булуы да исәпкә алына. Караңгыда, торак пункттан читтә туктаганда тракторчы аны кияргә тиеш.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә язгы кыр эшләрендә катнашасы тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм тагылма агрегатлар 10 апрельгә инде әзерлек сызыгында торырга тиеш. Республика аграр хезмәткәрләре алдына шундый бурыч куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз