news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы үзәк хастаханәсендә балалар өчен "Сәламәтлек" төркеме эшли

Педиатр әйтүенчә, сәламәтлекләре ягыннан тикшеренүләр таләп ителсә, алар табибларга консультациягә җибәрелә, өстәмә анализлар алына.

Саба районы үзәк хастаханәсендә балалар өчен "Сәламәтлек" төркеме эшли
Фәридә Вилданова

(Саба, 3 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). 29 июльдән Саба районы үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлегендә балалар өчен "Сәламәтлек" төркеме эшли башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Төркемдә аз керемле, күп балалы, социаль яктан авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 13 яшькә кадәрле 10 бала 7 августка кадәр сәламәтлеген ныгыта. Укучылар көнне иртәнге аштан соң спорт инструкторы Азат Вәлиуллин җитәкчелегендә "Олимп" стадионында файдалы күнегүләрдән башлыйлар.

Аннан төрле дәвалану-диагностика процедуралары дәвам итә. Һәрберсе махсус билгеләнгән сәгате белән массажга, электр белән дәвалау чараларына, уколларга баралар.

"Беренче чиратта авыр хәлдәге гаиләләрдән, опекунга алынган, сәламәтлегендә тайпылышлар булган балаларны чакырырга тырышабыз. Төп максатыбыз – яңа уку елына балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, физик яктан тернәкләндерү. Биредә һәрберсе витаминнар, массаж, кыскасы, комплекслы дәвалану ала" - диде  педиатрия бүлеге мөдире Диләрә Хафизова.

"Сәламәтлек" төркеменең психологик киеренкелектән арындыру өчен дә роле зур. Бер-берләре белән аралашалар, дөньяны танып белү осталыгы арта, башкалар белән аралашып дөньяга карашлары үзгәрә. Араларында зур стресс кичергән балалар да бар, алар өчен психологик яктан әһәмияте зур. 

Педиатр әйтүенчә, сәламәтлекләре ягыннан тикшеренүләр таләп ителсә, алар табибларга консультациягә җибәрелә, өстәмә анализлар алына, инструменталь тикшеренүләр (ФГДС, УЗИ) узыла. Кыскасы, биредә ял итәргә дә, сәламәтлекне ныгытырга да мөмкинлекләр җитәрлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100