news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы үзәгендәге Билгесез солдат һәйкәле, Мәңгелек ут каршында тантаналы митинг узды

Бүген Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә.

 (Саба, 9 декабрь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Бүген Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Саба районы үзәгендәге Билгесез солдат һәйкәле, Мәңгелек ут каршында тантаналы митинг узды, дип яза җирле басма.

Бирегә ветераннар, Саба муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре, Татарстан хәрби комиссариатының районара бүлеге, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, гимназия укучылары, илебезнең данлы тарихына тирән ихтирам белән караучы кешеләр килде.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, геройларны илебез азатлыгы өчен барган канлы сугыш, аннан соңгы елларда зур фидакарьлек соралган хезмәт тудырган. Ватан каһарманнары – алар Советлар Союзы, Россия Федерациясе Герое, Социалистик Хезмәт Герое исемнәренә лаек булган кешеләр, Дан орденнарының тулы кавалерлары.

“Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар. 1991 елдан соң гына да меңнән артык кешегә Россия Герое исеме бирелүе шул хакта сөйли”,– диде Равил Гасыймов һәм укучыларны Ватаныбызның патриотлары булырга чакырды. Аннары бер минут тынлык игълан ителде.

Митингта катнашучылар Ватан сугышы елларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән сабалылар алдында тирән хөрмәт белән баш иеп Иван Башкиров, Гали Закиров, Зәки Хәбибуллин, Вәли Хаҗиевның бюстларына һәм Мәңгелек утка тере чәчәкләр салдылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100