news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Саба районы Явлаштау авылында абыйлы-энеле Наил һәм Раиф Бариевлар белән очрашу кичәсе узды

^Саба районы Явлаштау авылында абыйлы-энеле Наил һәм Раиф Бариевлар белән очрашу кичәсе узды

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Рәис Габдулла). Татарстанның Саба районы Явлаштау авылы мәдәният йортында “Бер очрашу – үзе бер гомер” дип исемләнгән кызыклы кичә булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әлеге кичәдә шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче абыйлы-энеле Наил һәм Раиф Бариевлар, Наил Бариевның хатыны, үзешчән җырчы Сүрия Бариева, районның “Саба дулкыннары” радиосы хезмәткәрләре, авыл мәдәният йорты үзешчәннәре катнашты. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Саба дулкыннары” радиосы мөхәррире Әлфия Мөбарәкова хәбәр итте.

Танылган якташлары белән очрашу кичәсенә ул көнне халык бик күп җыелган, авыл мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде, диде Әлфия Галимҗан кызы. Моның шулай булуы гаҗәп тә түгел. Абыйлы-энеле Наил һәм Раиф Бариевлар – икесе дә олы хөрмәткә лаек затлар, алтын куллы һөнәр ияләре. Наил Бариев – Казанның С.П.Горбунов исемендәге авиация җитештерү берләшмәсендә инде күп еллар электрон җайланмалар эшләү бюросын җитәкли. Оста баянчы, моңлы тавышлы җырчы да әле ул. Раиф Бариев исә шул ук заводта инженер-электроник вазыйфасын башкара, һәвәскәр балыкчы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның “Җырга әверелгән гомер-мизгел”, “Сагыну. Сагыш. Өмет” һәм “Балыкчы” (“Рыболов”) дип исемләнгән җыентыклары китап сөючеләр тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Кичә Сүрия Бариеваның баянга кушылып җырлавы, Раиф Бариевның үзенең шигырьләрен укуы белән үрелеп барды. Авыл мәдәният йорты үзешчәннәре кунаклар хөрмәтенә бай эчтәлекле концерт программасы да әзерләгән иде. Казаннан кайткан кунаклар да, авыл халкы да күңелләрендәге җылы хисләрне, якты хатирәләрне яңарттылар. Бариевларның энеләре, иҗаты шаулап чәчәк аткан чагында вакытсыз арабыздан киткән Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил бүләге иясе Шамил Бариевны да юксынып, олылап искә алдылар. Аның сыйныфташлары Ш.Бариев хакында үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Явлаштау авылының Бариевлар яшәгән урамына Шамил Бариев исеме бирелү кунаклар өчен көтелмәгән куанычлы яңалык булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot