news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы ветеринария бүлекчәсе кардан 14 төрле мал сыны ясаган

Ветеринарлар шул рәвешле район һәм Баш ветеринария идарәсе игълан иткән конкурста катнаша.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Саба районы ветеринария бүлекчәсе хезмәткәрләре, бина алдына, кардан 14 төрле мал сурәте ясап куйган. Шул рәвешчә алар Баш ветеринария идарәсе һәм Саба районы игълан иткән бәйгеләрдә катнаша. Бу хакта “Татар-информ”га Саба районы ветеринария бүлеге башлыгы Айзат Шәйхуллин хәбәр итте.

“Районда Яңа ел алдыннан үз территорияңне бизәү бәйгесе ел саен уза. Быел Баш ветеринария идарәсе дә шундый ук бәйге игълан итте. Шуңа күрә без ике кешегә бер сын ясау бурычы куйдык. Коллектив дус булгач, төнлә дә эшләдек”, - диде Айзат Шәйхуллин.

Аның сүзләренчә, ветеринария бүлекчәсе каршында Кыш бабай һәм Кар кызыннан кала, тагын 14 сын – ел фасыллары, дуңгыз, эт, әтәч, куян, аждаһа, үгез, күсе, кәҗә, ат пәйда булган. Аларның озынлыгы 2 м.

Моннан тыш, Саба районы ветеринария бүлекчәсе авыллардагы участок ветпунктлары арасында да шундый конкурс оештырган. Аның нәтиҗәләре инде билгеле.

“Беренче урынны – Лесхоз, икенчене – Арташ, өченче урынны – Сатыш участок ветпункты яулады. Аларга акчалата премия бирелде”, - диде районның баш мал табибы.

ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе бәйгегә йомгакны киләсе атнада ясаячак. Беренче урын алган район ветеринария бүлекчәсен компьютер көтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100