Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районы ветеранына Белоруссия дәүләт бүләген тапшырдылар
Камил Якупов туган ягына 1950 елның октябрендә кайтккан.
(Саба, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районының Ике Икшермә авылында яшәүче Камил ага Якуповка Белоруссия дәүләт бүләге – "Белоруссияне немец фашистлардан азат итүгә 75 ел" юбилей медален тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Киләсе елның мартында ветеранга 94 яшь тулачак. Аның Елыш кызы Флюра апа белән бергә яши башлауларына инде 62 ел булган. Медальне Камил Якуповның күкрәгенә беркеткән башкарма комитет аппараты җитәкче Марат Кәримов ветеранга "әле сезнең янга күп тапкырлар килергә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да бергә каршылырга язсын" диде.
Ветеранны хәрби комиссар Фәнис Закиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы Нияз Нурмөхәммәтов, Икшермә мәктәбе кадетлары да котлады.
Камил Якупов 1943 елда хәрби хезмәткә алынып, башта Суслонгер газапларын уза, аннары Белоруссия фронтының 307нче дивизиясе 1018нче укчы полкы 2нче батальоны составында сугыша. Пехота көн саен 40-50 чакрым алга китә.
Чираттагы торак пунктны алу өчен барган бәрелештә Өч нарат егете атакага окоптан беренчеләрдән булып сикереп чыга һәм аның артыннан рота күтәрелә. Һөҗүмнән соң командирлары аны рота алдына чыгарып рәхмәт белдерә. Камил Якупов батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Кечкенә буйлы солдатны элемтәче итеп билгелиләр һәм ул дошман күзенә чалынмыйча шуышып барып телефон чыбыкларын ялгый, күп кенә операцияләрнең уңышын тәэмин итә. Җиңүне Рокоссовский командалыгындагы 2нче Белоруссия фронтында каршылый. Сугыштан соң Белоруссия-Польша чикләрен саклый. Туган ягына 1950 елның октябрендә кайткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз