news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы урман хуҗалыгында биш көн эчендә ярты миллионлап агач утыртканнар

Татарстанда”Урман утырту көне” акциясе дәвам итә.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Саба районы урман хуҗалыгы мәйданнарында 8нән 12нче октябрьгә кадәр 441,1 мең яшь агач утыртылган. 230 лап урман хуҗалыгы хезмәткәре яфраклы агачлар, каен, акация, чыршы, нарат утырттылар, дип хәбәр итәләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Агачлар Мамадыш районының Шәмәк, Саба районының Иске Икшермә һәм Шәмәрдән, Кукмарада Өркеш, Арчада Сеҗә һәм Теләче районында Алан авылларында утыртылган. Сөзәк җирләрдә агачлар утырту махсус техника ярдәмендә башкарылган.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда ”Урман утырту көне” көзге акциясе барышында 2 млн. 182 мең 208 данә агач –куак утыртылган.

Табигатьне саклау акциясе октябрь ахырына кадәр дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100