news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы укучылары кошлар өчен җимлекләр ясап, илкүләм бәйгедә катнашты

Шәмәрдән лицее укучыларының эшләре сокланырлык һәм үрнәк алырлык, дип яза район газетасы.

 (Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанның Саба районы Шәмәрдән лицее укучылары Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең «Сделано с заботой» акциясендә актив катнаштылар, дип хәбәр итә "Саба таңнары" район газетасы. Алар әти-әниләре белән бергәләп кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм лицей территориясендә дә, өйләре янында да элделәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot