Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы сыйфат комиссиясе янә кырларга чыкты
Комиссия әгъзалары сыйфатка хилафлык итүгә тап булды.
(Саба, 26 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршындагы сыйфат комиссиясе дүшәмбедә кырга тулы составта (Николай Дмитриев, Раиф Шиһабиев, Зөфәр Насыйбуллин) чыкты. Гөлназ Нигъмәтҗанова билгеләгән маршрут буенча юлга кузгалган тәҗрибәле җитәкче-агрономнар бу юлы беренче тукталышта ук күңелсез хәлгә юлыкты, дип яза җирле басма.
Комиссия әгъзаларыннан, сыйфатка хилафлык итүгә тап булсалар: "Ашлык бар ул, аны югалтулар киметә",– дигән сүзләрне еш ишетәсең. "Саба" җәмгыяте Сатыш бригадасының 30 гектарлы басуына килеп кергәч тә, шундый күренешкә юлыктык. Борчакны "Саба" җәмгыяте комбайннары теземнәргә салып киткәннәр, әмма шактые ургычларга эләкмәгән. Комиссия кырда калганы 15-20 проценттан да ким түгел дигән нәтиҗәгә килде. Ни кызганыч, әлеге югалту борчакны шул көнне суктырып алган комбайнчылар Рәлиф Шәмсиев белән Әхтәм Сөнгатуллинның һәм "КамАЗ" шоферы" Марат Сабировның ахыргы хезмәт күрсәткечләрендә дә тискәре чагылыш табачак. Бу уңайдан Сатыш бригадасы механизаторлары үз фикерен белдерде. Шунысы мөһим: "Саба" җәмгыяте мехотрядлары эшен хуҗалыклар белгечләре үз контрольләренә алырга, гектар артыннан куу очракларын кисәтергә бурычлы.
Комиссия әгъзалары Мичән бригадасының 115 гектарлы басуында "Тукано" һәм "Акрос" комбайннары суктырып үткән теземнәрдәге югалтуны чагыштыргач, өстенлекне үзебезнең техникага бирде. "Мин дә хуҗалык җитәкчесе булдым. Бер елны да орлыкка дигән арпаны теземнәргә салып алмадык. "Тукано"ларның җыйгыч бармаклары биек урнашкан, теземнәрне эләктереп бетерә алмый, күпме башак җирдә кала",– дип ачынды Раиф Шиһабиев. Агроном Азат Галимуллин да: "Чит ил комбайннары мондый покосларга көйләнмәгән шул. Уңыш әлегә гектарыннан 24 центнер иде, 22гә төшәр инде",– диде. Нәтиҗә ясап, кыска үскән арпа культурасын теземнәрдә килеш җыеп алганда Фидаил Сәйфетдинов белән Фаяз Заһидуллин иярләгән "Акрос"ларның чистарак эшләгәне ачыкланды.
Чираттагы тукталыш – Йомгалак урманы артында "Туган як" җәмгыяте игенчеләре 110 гектарлы кырда арпа суктыра иде. "Айдар Тимергалиев, Илназ һәм Нияз Маликовлар бик тәҗрибәле комбайнчылар, байтак еллар эшлиләр. "Полесье" комбайннарында дүртенче сезоннары. Суктырып алган центнерлары өчесенә дә тигез бүленә. Шуңа күрә аларда бердәмлек көчле, иген язмышы үз кулларында икәнлеген барысы да яхшы аңлый",– дип каршы алды комиссия әгъзаларын баш агроном Рөстәм Ганиев. Шыңарда быел былтыргы уңышка (72 мең ц.) өметләнмиләр, моның сәбәбен җир белгече ашламаның аз кертелүеннән күрә. Шуңа да карамастан, Айдар, Нияз, Илназлар әлегә суктырган ашлык күләме буенча районда алда баралар. Югалтуга юл куелмый. "Эшләргә мөмкинлек бар, техник хезмәт күрсәтелә, кырга чыгарылган аш-судан без канәгать",– диләр игенчеләр. Амбар белән басу арасы шактый ерак булса да, уңышны ташучы Азат Гыйльметдинов, Әлфис Усманов юлда озак тоткарланмый. Ындыр табагында ашлыкны эшкәртүчеләрнең дә кулларындагы көрәкләренә кул иярми. "Җәйгә авылга кайтам да, яшь чакны искә төшерер, авылдашларга булышыр өчен эшкә чыгам. Күмәк хезмәт күңелле ул",– ди Түбән Камада 32 ел "КамАЗ" тәгәрмәчләре җыйган Венера Гәрәева. Фермада 37 ел сыер сауган Әлфия Габдерахманова да мин пенсиядә дип тормаган.
Рейд барышында райондагы бердәнбер "Челленджер" ашлык уру комбайнын Тимершык бригадасында очраттык. Кызыл Мишә егете Зөлфәт Мөбарәков аңа 2011 елда утырган һәм игенчеләр ярышын әйди. 23 августта 30 яше тулган игенчене. АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район оешмасы рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова матур традиция буенча туган көне белән котлап, истәлек бүләге дә тапшырды. Зөлфәт беренчелекне бирмәскә ышандырды. Ул көнне аны һәм Ленар Сибгатовның "Дон"ын сибәләп киткән яңгыр бераз тоткарлады. Чөнки агроном Дамир Мөхәммәтҗанов кулындагы прибор бункерда ашлыкның 19 процент дымлылыкта икәнлеген күрсәтә иде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз