news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы Шәмәрдән участок хастаханәсендә янгынга каршы өйрәнүләр үткәрелде

Бу юлы персоналны утсүндергечләре белән эш итәргә өйрәтү бурычы куелган.

(Саба, 29 июнь, "Татар-информ",  "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы Шәмәрдән участок хастаханәсендә эзләү-коткару отряды, янгын часте хезмәткәрләре катнашында профилактик чара үткәрелде, дип яза җирле басма.

Бу юлы без персоналны утсүндергечләре белән эш итәргә өйрәтү бурычын куйдык. Әгәр һәркем куллана белмәсә, аларны алып куюдан ни мәгънә! Өйрәнүләр даими үткәрелергә тиеш һәм без графикка сыешып барабыз",– диде Саба үзәк хастаханәсе гражданнар оборонасы медицина хезмәте штабы начальнигы Айгөл Шакирҗанова.

Чыннан да, сәламәтлек учреждениеләрендә төннәрен дә авырулар, персонал, ягъни күпләгән кеше кала. Шуңа күрә баш табиб Нәҗип Мөхәммәдияров әйтүенчә, берничә оешма урнашкан бинада янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә, хезмәткәрләрне беренче ут сүндерү чаралары белән эш итүгә өйрәтүгә таләпләр югары. Бинада янгын сигнализациясе, 47 ноктадагы утсүндергечләрнең төзеклеге тикшерелеп, срогы чыкканнары алыштырылып торыла. Өйрәнү үткәреләсе көндә персоналның утсүндергечләр белән эш итү осталыгын ачыклауга Шәмәрдән эзләү-коткару отрядыннан Шамил Сабиров алынды. Беренче булып үзенең тәҗрибәсен күрсәткән терапевт Гөлсинә Шәрипова ачык утны 10 секундта сүндереп, "Молодец" бәясе алды. Санитарка Айгөл Шәрипова һәм башкалар да югалып калмадылар, кем әйтмешли, очкыннан ялкын кабынырга ирек бирмәделәр. Барысы 17 утсүндергеч эшкә җигелеп, Ш.Сабиров барысының да инструкция нигезендә эш итүләрен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot