news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы Шәмәрдән авылында "Ягез әле, әбиләр!" бәйгесе үткәрелде

Беренче урынны икенче ел рәттән Юлбатның «Җитезләр» командасы, икенче урынны – Шәмәрдән, өченче урынны тимершыклылар яулады.

(Саба, 6 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова).  Саба районы Шәмәрдән авылының «Яшьлек» яшьләр спорт үзәге һәм мәдәният йорты коллективлары берлектә оештырган «Ягез әле, әбиләр!» күңелле стартлар уенына районның актив өлкәннәре җыйналды, дип яза җирле басма.

Юлбат авыл җирлегенең «Җитезләр», Шәмәрдәннең «Позитив», Тимершык авыл җирлегенең «Мизгел» командалары үзләренең спортта никадәр әзерлекле булуларын, җитезлекләрен һәм сәнгати осталыкларын күрсәттеләр. Төрле хезмәт урыннарында эшләп, бүген лаеклы ялда булсалар да яшьлек көрлеген, тормыш дәртен югалтмаганнар.

"Бу ярышны бик көтеп алабыз. Без Юлбат мәдәният йорты каршында эшләүче «Зөбәрҗәт» фольклор ансамбле вәкилләре булсак та, бүген «Җитезләр» командасы булып килдек. Атнага ике тапкыр авыл мәдәният йортына җыелып, сәламәтлегебезне ныгытабыз. Үзем санаторийдан өйрәнеп кайткан төрле файдалы күнекмәләрне авылдашлар белән бүлешәм. Мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Фәтхриева зур оештыру осталыгына ия кеше. Төрле экскурсияләргә, мәдәни чараларга йөрибез, дус-тату яшибез. Үзебезне өлкән дип хис итмибез, өйдә утырмыйбыз. Узган ел да шәмәрдәнлеләр үткәргән «Ягез әле, әбиләр!» уенында 1 урынны алдык. Быел да сынатмаска исәп" – дип Юлбаттан Гөлниса Төхвәтуллина бәйге башланганчы ук тәэсирләре белән уртаклашкан иде.

Ярыш барышында да «Җитезләр» командасының исеме җисеменә туры килде. Һәрбер ярыш төрендә алдынгылыкны бирмәделәр. Командалар алты төрле бәйгедә яшьләрдән дә җитез, хәрәкәтчән булуларын күрсәттеләр. Өлкәннәр көне белән башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, район ветераннар советы рәисе Расих Сабиров, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләп, һәрвакыт шундый энергияле, яшь күңелле калуларын, хәрәкәттә-бәрәкәт дип яшәүләрен теләделәр. «Шәмәрдәннән өлкән яшьтәге апалар «Яшьлек» спорт үзәгенә аэробикага йөриләр. Спортны бик яраталар, бик активлар, ярышка да зур әзерлек белән килделәр», – ди «Яшьлек» яшьләр спорт үзәге директоры урынбасары Альберт Вәлиев. Ярышларда катнашучыларга сәхнә осталары көч-куәт өстәп, җиңү дәрте биреп торды. Беренче урынны икенче ел рәттән Юлбатның «Җитезләр» командасы, икенче урынны – Шәмәрдән, өченче урынны тимершыклылар яулады, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot