news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы оешмалары 2018 елдагы эшчәнлекләренә хисап бирүне төгәлләде

Киңәшмәдә медицина хезмәте күрсәтүдә хәл итәсе проблемалар турында да сөйләштеләр.

Саба районы оешмалары 2018 елдагы эшчәнлекләренә хисап бирүне төгәлләде
Рөстәм Исмәгыйлов

(Саба, 21 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Узган атнада районның барлык оешмалары 2018 елдагы эшчәнлекләренә хисап бирүне төгәлләде. Сәламәтлек саклау учреждениеләре, торак-коммуналь хуҗалыклары коллективларының җыелышларында авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

2019 елга төп бурычлар итеп баш табиб түбәндәгеләрне билгеләде: сәламәтлек саклауның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны, түләүсез медицина ярдәме күрсәтү гарантияләрен, "Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты" проектын тормышка ашыру, авыруларны алдан ачыклау максатында тулы диспансерлаштыру үткәрү һ.б.

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов үзенең чыгышында Сабаның пульмонология диагностикасы буенча 1нче урында торуын, психик авырулар күрсәткеченең дә югары булуын әйтте. Әмма тискәре динамикада табиб факторы булуы ихтималы, саннар белән артык мавыгырга ярамавы турында да искәртте.

Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән чыккан район башлыгы Рәис Миңнеханов шулай ук медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты яхшырырга, авыруларга булган мөгамәләнең, һичшиксез, уңай якка үзгәрергә тиешлегенә, бу максаттан хастаханәгә хатын-кызлар советы башка иҗтимагый оешмалар әгъзалары белән рейдлар оештырылачагына басым ясады. 

Рәис Миңнеханов шул ук көнне Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хисап җыелышында катнашып, торак-коммуналь хуҗалыгында 2019 елга билгеләнгән бурычларны хәл итүгә кагылышлы конкрет тәкъдимнәрен җиткерде, тармак хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде.

Соңыннан хезмәт алдынгыларына Грамоталар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100