Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы Миңгәр авылында Сабантуй башланды
Хәзерге вакытта мәйданда көрәш буенча дөнья чемпионаты бара.

(Миңгәр, 23 июнь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасының зур Сабантуйларының берсе - Саба районы Миңгәр авылында бәйрәм тантаналы рəвештə башланып китте.
Милли бəйрəмнең үзенчəлеге - бер үк вакытта татар мəдəнияте, традициялəр, заманча технологияләр һəм шоу үткəрелү. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә оештыручыларның берсе Алсу Шакирова сөйлəде.

"Быелгы бәйрәмдә икенче ел рәттән көрәш буенча дөнья чемпионаты үтә, беренче тапкыр 17-18 яшь категориясе дә кертелде. Барлыгы 35 илдəн 200 көрәшче катнаша. Ир-атлар һəм яшь егетләр арасында тугыз бүләк комплекты уйнатылачак", - диде ул.

Шул ук вакытта Мишә елгасында берничә мәйдан эшләп килə: кул белəн балык тоту, су өстендə капчык сугып сугышу, 400 метрга сузылган квадроциклларда узыш һ.б.

Сабантуй территориясендә төрле күңел ачу уеннары, ашау-эчү мəйданчыклары эшли, балалар өчен Г.Кариев исемендəге Яшь тамашачылар театры актерлары спектакль куя. Төп мәйданның алып баручысы - Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе, юморист Алмаз Хəмзин.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз