news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" республика хәйрия акциясенә кушылды

Акциянең төп максаты - аз керемле гаиләләргә яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү.

(Саба,  18 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба  районында 2007 елда гамәлгә ашырылган "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" республика хәйрия акциясе үткәрелде, дип яза җирле басма.

Район мәдәният йортына җыелган балаларның да йөзләре кояштай балкый, мәктәп формалары да, җилкәләренә аскан букчалар да, кызларның чәчләренә таккан ак бантлары да күз явын алырлык иде. Төп максаты аз керемле гаиләләргә яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү булган акция 150дән артык баланы колачлады.

"Һәрбер бала мәктәпкә барганда үзен бу дөньяда кирәкле кеше итеп хис итәргә тиеш. Аның үз-үзенә ышанычы, дөньяга карашы да шул вакытта гына дөрес формалаша. Шуларны истә тотып, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән, яки аларны алу өчен акчалата ярдәм иткән җитәкчеләргә зур рәхмәт. Табышларыгыз алга таба да мул булсын. Шушы күңелле мизгелләр балалар хәтерендә сакланып, аларның җәмгыятькә лаеклы кешеләр булып үсәчәгенә ышанып калабыз",– диде район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов. Беренче сыйныфка баручыларга букчалар һәм канцелярия әйберләре тапшырылды. Аннары оешма-предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә акчалата ярдәм күрсәттеләр.

Акция быел беренче сыйныфка 87 бала кабул итәчәк Шәмәрдән лицеенда дәвам итте. Чарага әти-әниләре белән 46 укучы чакырылган иде. "Аларның исемлеген лицей әзерләде. Барыбыз да яхшы белә: баланы мәктәпкә әзерләү өчен зур суммалар сорала. Эшче дәфтәрләр алу өчен генә дә ике мең сум акча китә, әле кием, мәктәп формасы һәм башкасы кирәк. Бүген оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр күрсәткән булышлык әлеге чыгымнарны тулысынча капларга мөмкинлек бирмәсә дә, күпмедер иш янына куш булыр дип уйлыйбыз",– дип сөйләде Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев. Акцияне оештырганнары өчен район җитәкчеләренә, хәйриячеләргә рәхмәт сүзләрен 6 бала анасы Зөлфия Яруллина җиткерде. "Безнең гаиләдә инде дүртенче балабызга ярдәм күрсәтелә. Быел иң төпчек улыбыз Асаф мәктәпкә бара. Әле ярый, бу акцияне уйлап тапканнар. Тормыш мәрхәмәтле кешеләр белән матур", - диде Зөлфия ханым. Эшмәкәрләр исеменнән чыгыш ясаган Инсаф Габидуллин акциягә ел саен теләп кушылуын белдерде.

Явлаштауда акция уңаеннан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы 6нчы тапкыр бәйрәм оештырды. Быел театр җитәкчесе Мансур Ярмиев аеруча шат: күптән күрелмәгән хәл – Явлаштау мәктәбенә 16 бала укырга керә. "Аллага шөкер, озак көткән көн килде. Югыйсә моңарчы 2-3 баланы гына бүләкли идек. Быел, күрәсез, сәхнәгә сыймыйлар. Без кечкенә чакта гына 16-17 бала укырга керә иде. Ел саен шулай булсын. Барыгыз да Татарстаныбызга лаеклы кешеләр булып үсегез. Уңышлар сезгә",– диде балаларга изге күңелле якташлары. Тагын бер мәрхәмәтле авылдашлары – район электр челтәре начальнигы Илгиз Талипов исә Шәеховлар тәрбиясенә алынган VIII сыйныф укучысы Ильвинага хәйрия ярдәме күрсәтте. Ул кичтә явлаштаулылар театр артистлары Алсу Фәйзуллина, Ранил Гариповның иң матур җырларын тыңладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot