news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсендә яңа уку елына бурычлар куйды

Район мәгариф учреждениеләренә быел 36 яшь белгеч килде.

(Саба, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Яңа уку елы якынлашкан көннәрдә Саба районы мәгариф хезмәткәрләре традицион август киңәшмәсенә җыйналып, узган уку елына нәтиҗәләр ясадылар, алга бурычлар куйдылар. Укытучы халкының никадәр иҗадый, эзләнүчән, бай күңелле булуын мәдәният йорты каршында урнаштырылгын бай күргәзмәләр раслый иде, дип яза җирле басма.

Мәктәпләрдә һәр укучыга сыйфатлы белем бирүнең гомуми дәрәҗәсен яхшырту – мәгариф хезмәткәрләренең уртак бурычы. Әмма максатлар бер булса да, белем бирүнең сыйфаты буенча нәтиҗәләр генә төрле. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров 2017-2018 уку елында мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды. Чебешләрне көзен саныйлар, дигән гыйбарә нәкъ менә мәгариф хезмәткәрләрен күздә тотып әйтелгән кебек. Конференциядә узган уку елында ирешкән уңышлар да күрсәтелде, тиешле нәтиҗәләргә ирешмәгәннәр тәнкыйтьләнде. Илфат Шакиров үз чыгышында узган елгы август киңәшмәсендә мәктәп директорларына аттестация узучы укытучыларга таләпләрне арттыру кирәклеге искәртелүен, әмма әлегә эш тиешенчә оештырылмавын билгеләп үтте. «Педагогик стажлары күп булып та, категориягә ия булмаган укытучылар районыбызның барлык мәктәпләрендә дә бар. Бу педагогик активлыкның түбән дәрәҗәдә булуын аңлатадыр», – дип тәнкыйтьләде идарә башлыгы.

Узган уку елында мәктәпне тәмамлаган 130 укучы да кулларына өлгергәнлек аттестатлары алган. БДИ нәтиҗәләре буенча 2017 ел күрсәткечләрендә әллә ни аерма юк. Узган уку елында да 10 фәннән нәтиҗәләр республика күрсәткеченнән югары булса, быел да тотрыклы калды. Рус әдәбиятыннан уртача балл республика күрсәткеченнән узып киткән. Шулай ук республика күрсәткеченә караганда җәмгыять белеменнән 8,26 баллга, инглиз теленнән 4,1 баллга өстенлек күзәтелүе куанычлы. 2017-2018 уку елында Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль һәм төбәкара этапларында зур нәтиҗәне Сәләтле балалар мәктәбе күрсәтсә, 1 урынны Олы Кибәче мәктәбе, II урынны – Килдебәк, III урынны Арташ төп мәктәбе алды. Районыбызның тәрбия эшчәнлеген оештыру буенча да әйдәүчеләр рәтендә булуы билгеләп үтелде. Алты ел дәвамында район балалар бакчаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының әзерлеге тикшерелә. Кызыл Мишә, Югары һәм Түбән Шытсу, Шәмәрдәннең «Салават күпере», Сабаның «Бәләкәч» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең өч ел дәвамында күрсәткечләре иң югарылардан санала. Илфат Шакиров узган уку елын анализлау белән беррәттән, алдагы уку елына бурычлар да билгеләде. Директор һәм аның урынбасарларына чыгарылыш сыйныфларда белем бирү дәрәҗәсен контрольдә тоту, укытучыларга олимпиадалар үткәрү нәтиҗәлелеген арттыру, укыту-тәрбия процессында югары эффектлы инновацион технологияләр куллану, һөнәри белем бирү һәм хезмәткә әзерлек буенча эшчәнлекне камилләштерү мөһим. «Укытучы алдына куелган иң зур бурыч – балага тирән белем һәм ныклы тәрбия бирү. Белемгә нигез балалар бакчасыннан ук салынырга тиеш. Чөнки мәктәпкәчә учреждениедә, башлангыч сыйныфларда балалар тәрбиягә җиңелдән бирелә. Республика буенча мәгариф өлкәсендә зур эшләр башкарыла, зур чыгымнар тотыла. Яңалыкка омтылу – мәгарифне алга этәрүче чараларның берсе. Алга таба мәктәпләргә Хан методикасын куллануны гамәлгә ашыру мөһим. Саба аграр көллияте узган уку елында әлеге алымны кулланып матур гына эшли башлады. Әлеге системаның укучыларның өлгерешенә уңай нәтиҗә бирәчәгенә ышанам», - диде үз чыгышында район башлыгы Рәис Миңнеханов.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек начальнигы Лилия Сәүбәнова да республиканың Россия күләмендә лаеклы урын алуын билгеләп үтте. «Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары саны буенча республикабыз Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән генә калышып, 3 урынны тотрыклы саклап килә. Саба районы 200дән ким булган чыгарылыш сыйныф укучыларының белем сыйфаты күрсәткечләре буенча республикада 5нче урынны били. Алга таба БДИ нәтиҗәләре буенча сездән 100 балл яулаучыларны да күрербез дип өметләнәбез», - диде Лилия Сәүбәнова.

Гомерләрен белем бирүгә багышлап, лаеклы ялга китүчеләр сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде, матур эш алымнарына ирешкән мөгаллимнәр мәгариф бүлегенең, район башлыгының, РФ, ТР мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр. Узган уку елында укучыларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүдәге нәтиҗәле эшчәнлек өчен Олы Кибәче урта мәктәбенә Күчмә кубок тапшырылды. Район мәгариф учреждениеләренә быел 36 яшь белгеч килде, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot