Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы Лесхоз картлар-инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне хөрмәтләделәр
Биредә республиканың 15 районыннан 90 кеше тәрбияләнә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Саба, 4 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Өлкәннәр көне уңаеннан Саба районында төрле чаралар уздырдылар, дип яза җирле басма.
Лесхоз картлар-инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Лесхоз мәдәният йорты белән берлектә оештырылган җылы чара да өлкәннәребезгә булган игътибар-хөрмәтнең бер чагылышы иде. Биредә республиканың 15 районыннан 90 кеше тәрбияләнә, шуларның 15е Сабадан.
"Биредә икенче елымны яшим. Бердәнбер кызым юл фаҗигасендә вафат булгач, гел ялгыз калдым. Аннан да авыр хәл юк. Сәламәтлегем дә какшады, төннәрне чыгу авырлашкач, монда килдем. Тормышымнан зарлана алмыйм. Урын-җиребез чиста, тамагыбыз тук, яшәргә шартлар әйбәт. Директорыбыз Илһам Нургалиев бик игътибарлы, мәрхәмәтле кеше, монда эшләүчеләрнең барысына да зур рәхмәтемне әйтәм", - ди Кукмарадан килгән Вәфирә Шәрифуллина.
"Бүген генә түгел, елның 365 көнендә дә бүгенгедәй кадер-хөрмәттә яшәгез. Авыр заманалар үткәнсез, куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аяз күк йөзе астында, имин тормышта, бер-берегез белән яхшы мөнәсәбәттә гомер кичерегез", - диде үз чыгышында башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов. Язмышлары төрле булса да, тормышлары уртак булган өлкәннәребезне социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, район ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчеләре Расих Сабиров, Мәгъсум Галиуллин, авыл җирлеге башлыклары тәбрикләде.
Бәйрәм чарасы Шәмәрдән мәдәният йортында «Балкыш» тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләр өчен оештырылган кичә белән дәвам итте. Биредә 29 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр 23 өлкән кеше тернәкләнү үтә. «Балкыш» тернәкләндерү бүлекчәсендә узган ел күләмле ремонт эшләре алып барылып, хәзер районара статустагы бина 17 районнан килүчеләрне кабул итә.
«Балкыш»ка быел бишенче тапкыр киләм. Килгән саен рухи һәм физик яктан тернәкләнеп кайтам. Бүлекчәнең социаль йөзе бик үзгәргән. Яңарган, уңайланган, төрле тернәкләндерү чаралары арткан. Мәсәлән, яңа эрбет мичкәсе, тоз камераларын бик яраттык. Төрле мавыктыргыч чаралар оештырып, ялыбызны ямьләндерәләр. Һәр елны бу көнне көтеп алам», - ди Сабадан Сәлимә Латыйпова. Өлкәннәребез район җитәкчеләренең котлауларын кабул итеп алдылар, Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнә осталары әзерләгән матур, җылы концерт программасын да озак алкышладылар.
«Быел Лесхоз картлар-инвалидлар йорты ачылганга 16 ел булды. Һәр елны Өлкәннәр көнен тантаналы рәвештә бәйрәм итәбез. Бәйрәм чаралары әле декада буе дәвам итәчәк. Сезгә, хөрмәтле өлкәннәребез, гомуми йортыбызда бөтен сырхауларны җиңеп, тән сәламәтлеге белән яшәргә язсын. Монда килгәч, чын кеше кебек яши башладык,- дигән сүзләрне ишетү безгә бик рәхәт. Сезгә яшәү шартларын елдан-ел яхшырта барачакбыз, мөмкин булган уңайлыкларны булдырырга тырышабыз. Моннан соң да гомерегез иминлектә һәм тулы кайгыртучанлыкта үтәр дип ышандырабыз», - диде Лесхоз картлар йорты директоры Илһам Нургалиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз