news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы Лесхоз бистәсендә уздырылган чаңгы ярышлары җиңүчеләрен бүләкләделәр

Иң җитезләргә урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин медальләр, грамоталар, акчалата призлар тапшырды.

(Саба, 20 март, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Лесхозда Саба урман хуҗалыгы физкультура коллективлары арасында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миннехан улы Миннеханов истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышлары үткәрелде, дип яза районның "Саба таңнары" газетасы.

Ел саен оештырылучы бәйгедә Сабабаш, Мишәбаш, Шәмәрдән, Кукмара, Ленин, Курса урманчылыклары, идарә аппараты, Мишә авыл җирлеге, агач эшкәртү комбинаты, селекция-орлыкчылык үзәге командалары катнашты. Хатын-кызлар арасында беренчелекне Гөлсем Миңнеханова (авыл җирлеге) алды. Лилия Галимуллина (агач эшкәртү комбинаты) – 2нче, Наталья Иванова (селекция-орлыкчылык үзәге) 3нче булды. Ир-егетләр арасында 1нче урынга Азат Гатиятуллин (авыл җирлеге) чыкты. Селекция-орлыкчылык үзәге командасыннан Азат Зиннәтуллин белән Алмаз Нуриев 2нче-3нче урыннарны алдылар. Командалар арасында 1нче урынны Мишә авыл җирлеге яулады һәм Күчмә кубокка лаек булды. Селекция-орлыкчылык үзәге командасы –2нче, идарә аппараты чаңгычылары –3нче урында.

Җиңүчеләргә урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин медальләр, грамоталар, акчалата призлар тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot