news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы Кызыл Мишә авылында яшәүче Гаттаровларның "бриллиант" туйлары хөрмәтенә кичә узды

Бәйрәмдә Тәлгать абый белән Зәләфрүз апаның балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары концерт куйды.

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Саба районы Кызыл Мишә авылында яшәүче Зәләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровлар бриллиант туйларын билгеләп үтте. Шул уңайдан, авыл Мәдәният йортында 60 ел бергә гомер кичергән пар хөрмәтенә “Туган якта таптык бәхетне” исемле бәйрәм кичәсе узды.

Бүгенге көндә Тәлгать абый һәм Зәләфрүз апа 5 баласы, кияү-киленнәре, 15 оныгы, 11 оныкчыгына сөенеп, бәхетле картлык кичерә. Бәйрәм кичәсе дә нәкъ менә аларның чыгышларыннан гына торды, бу үзенә күрә Гаттаровлар гаиләсенең иҗат концерты булды. Тәлгать абый белән Зәләфрүз апаны котларга туган-тумачалары, авылдашлары да килгән иде.

Чараны “бриллиант” кияү белән кәләшнең киленнәре – Мәдәният йорты мөдире Сурия Гаттарова алып барды. Ул иң элек Тәлгать абый белән Зәләфрүз апаның тормыш юлына кыскача тукталып, аларның 1956 елның 4 ноябрендә никахлашып яши башлавын әйтте. Бүгенге көндә алар икесе дә хезмәт ветераны. Тәлгать абый комбайнчы да, мич чыгаручы да, балта остасы да булган. Зәләфрүз апа гомерен башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүгә багышлаган. Алар бергәләп 3 ул, 2 кыз тәрбияләп үстергән. Олы уллары гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яшәсә дә, калган 4 баласы үзләре янында авылда төпләнеп калуы белән дә бәхетле Гаттаровлар.

“Юбиляр”ларга яшьлекләрен искә алып, гаилә учагын кабызу мөмкинлеге дә бирелде. Бәйрәм кичәсе тормыш хатирәләре, якты истәлекләр белән уртаклашу, җыр-бию белән үрелеп барды. Кичә Зәләфрүз апа чыгышы белән тәмамланды. Ул 60 ел эчендә шатлык-куанычлардан бигрәк, бик күп кайгы-хәсрәт күрергә туры килсә дә, һәрвакыт иңгә-иң куеп, өйдәгесен тышка чыгармаулары, сабыр итеп, бер-берсенә ихтирамны югалтмыйча яшәүләре турында сөйләде. Аның чыгышы залдагы яшь гаиләләргә үзенә күрә бик файдалы киңәшләр, үгет-нәсыйхәт булып яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100