news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы командасы итек фестиваленең гран-при иясе булды

Кукмарада узган итек фестивальнең иң мавыктыргыч чарасы — төрле район командалары арасында ярышлар иде.

Саба районы командасы итек фестиваленең гран-при иясе булды
Рифат Каюмов фотолары

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Саба районы командасы Кукмарада узган итек фестиваленең гран-при иясе булды.

Бүген Кукмара үзәгендәге мәйданда «Итек фест» дип аталган итек фестивале узды. Биредә җырлы-биюле бәйрәм, итек, кул эшләнмәләре, Кукмарада эшләнгән савыт-саба, сувенирлар ярминкәсе оештырылды. Фестивальнең иң мавыктыргыч чарасы — төрле район командалары арасында ярышлар иде.

Фестивальдә ярышырга Кукмара, Саба, Теләче, Арча, Түбән Кама, Мамадыш, Питрәч, Әлмәт районнарыннан командалар килде. Ярышның беренче өлешендә иҗади осталыкны күрсәтү булса, икенчесендә — спорт уеннарында көч сынашу иде. Ярышның хикмәте ике өлештә дә бер үк кешеләр катнашуында булды. Биредә җиңү өчен катнашучылардан иҗади осталык та, физик көч тә таләп ителде.

Беренче бирем сәхнәдә үз командаңны итек белән бәйле рәвештә кызыклы итеп тәкъдим итү иде. Икенчесе — тамашачыларга җыр, яки бию бүләк итү булды. Аннары итекле спорт ярышлары китте. Мәсьәлән, итек киеп аркан тартышу, киез итекне еракка ату, кәшәкә таягы белән итек араларыннан теннис тубын тизлеккә тәгәрәтү, бәйләнгән аяклар белән парлап йөгерү кебек уеннарны карарга күп тамашачы җыелды.

Узган елдагыча, быел да сабалылар беренчелекне алды. Биредә җиңелүчеләр булмады. Калган җиде команданың һәрберсе нинди дә булса номинация җиңүчесе итеп танылды. Командалар диплом һәм итек фабрикасы кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100