news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы кешесе Казанда җәяүлене бәрдергән

Нәтиҗәдә зыян күрүченең балтыр сөяге сынып урыннан күчкән, башы җәрәхәтләнгән җәяүле хастаханәгә озатылган.

(Саба, 11 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 7 июльдә кичке 22 сәгать 40 минутта Саба районыннан булган 21 яшьлек йөртүче Peugeot 407 автомобилендә Казанда җәяүлене бәрдерә, дип яза район газетасы.

Бу хәл 33 яшьлек хатын-кыз Достоевский һәм Вишневский урамнары кисешкән чатта җәяүлеләр өчен яшел ут янганда хәрәкәт көйләнә торган җәяүлеләр сукмагы аша чыгып барганда була. Нәтиҗәдә балтыр сөяге сынып урыннан күчкән, башы җәрәхәтләнгән җәяүле хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot