news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы Калатау авылында яшәүче Са­ния һәм Зиннур Фәтта­ховлар 60 ел бергә

Аларның гаилә тарихы 1956 елның маеннан башлана.

 (Саба, "Татар-информ", "Саба таңнары", Данил Галләмов). Саба районы Калатау авылында яшәүче Са­ния апа һәм Зиннур абый Фәтта­ховларның бергә яши башлауларына 60 ел тулуны билгеләп үттеләр, дип хәбәр итә "Саба таңнары" газетасы

Пар канатлар булып 60 ел гомер итү бик азларга гына бирелә. Аларның гаилә тарихы 1956 елның маеннан башлана. Зиннур абый яшь кәләшне зурлап, колхоз рәисе йөри торган ат белән алып кайта. Капка төбенә трантаска җигелгән айгыр килеп туктагач, Зиннур абый­ның әнисе Нурлыхода апа бераз югалып та кала әле. Улының килен алып кайтканлыгын белгәч, күзләреннән шатлык яшьләре тәгәри. “Парлы гомер итегез!”– дип бары өч кенә сүз әйтә ала ул.

Өлкәннәрнең ризалыгын алып кавышканга, 85 яшькә җитүләренә карамастан, Сания апа белән Зиннур абыйның бүген дә җир җимертеп яшәгән көннәре. Балачакларында авырлыкларны күп күргән буын кешеләренең куанычлы гомер еллары әнә шулай олыгайган чакларына калган. Алар икесе дә ишле гаиләдән. Тормыш арбасына иртә җигелергә туры килә. Сания – 3нче сыйныфны гына тәмамлаган кыз, әнисенә булышырга фермага килә һәм башка укырга бармый. Зиннур абый исә VII сыйныф белемле. Камчаткада 1951-1954 елларда хәрби бурычын үтәгәч, Казанда эшли башлый, әмма сагынуга түзә алмыйча, туган авылына кайта. Механизатор булу теләге белән Чебоксар техникумында укый, бар хезмәт юлын диярлек комбайнда эшләүгә багышлый. Игеннәрне 33 ел урып-җыю чорында район күләмендә дә күп тапкырлар алдынгылыкны бирмәде ул. Минем үземә дә IX-X сыйныфларда укыганда Зиннур абыйда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләрә туры килде. Икшермә ягы басуында СК-4 комбайны белән 38 бункер апа суктырып, төнге сәгать икенче яртыда өйгә кайткан чаклар әле дә хәтердә. Көнне төнгә ялгап эшләделәр ул вакытта. Аптырагач, агроном Хәлил абый (авыр туфрагы җиңел булсын) төнге сәгать бердә, кайтыгыз дип, басудан комбайнчыларны өйләренә куала йөрер иде.

Фәттаховлар бик тату яшәделәр, күршеләр белән дә беркайчан сүзгә килмәделәр. Мин аларның кайберәүләр кебек каз-үрдәк, тавык-чебеш өчен ызгышып йөр­гәннәрен хәтерләмим. Балалары дә үзләре кебек эшчән булдылар. Өчесе дә гаилә корып яшиләр. Ә Сания апа белән Зиннур абый уллары Илдар, киленнәре Рәшидә белән гомер кичерә. “Авыл җирендә мал-туарсыз яшәү яшәү түгел ул. Абзарыңда сыер булмаса, нишләргә кирәк”,– дип әйтергә ярата Зиннур абый. Табыннары бакчада кайнашып, үзләре әзер­ләгән нигъмәтләрдән сыгылып тора. Бик юмартлар, өйләренә кер­сәң, ай-ваеңа карамыйча өстәл артына утырталар.

Менә шундый мул тормышта яши­ләр быел бриллиант туйларын билгеләп үткән парлар. Ә андый туйлар бу катлаулы тормышта ун мең парның берсенә генә насыйптыр, диелә язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100