news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы игенчеләре ике меңнән артык центнер арпа суктырырга өлгергән

Берьеллыклардан 3650 центнер сенаж салынган.

Саба районы игенчеләре ике меңнән артык центнер арпа суктырырга өлгергән
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 5 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районында өченче көннәрен эшләүче механизаторлар “Раушан” сортлы арпаның 84 гектарыннан 2555 центнер бөртек суктырып алырга өлгергәннәр. Бу культура уңышы терлекчелек тармагында куллану өчен траншеяларга салына. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

–Һәр гектардан уртача 33 центнер уңыш чыга. Арпаның дымлылыгы 34 процент тирәсе, сыттырылган культура өчен әйбәт. Чәчүлекләрне тәрбияләүнең технологиянең барлык таләпләре үтәлде. Барлык агрочаралар вакытында башкарылды. Барысы 1240 гектарда урып-җыю эшләрен башкарырга кирәк.

Шуның 550 гектары – көзге культуралар. Һава шартлары уңай килгәндә, арпадан – 30, көзге бодайдан 35 центнер тирәсе уңышка исәп тотабыз. Игенчеләр югалтулар булмасынга көннәрнең тоташ яңгырларга китмәвен тели,– ди Илфат Фатыйхов.

Бригадада бер үк вакытта берьеллыклардан сенаж салу да бара. Азык катнашмасы үстерелгән 217 гектарлы мәйдан 225 шәр центнер яшел масса бирә.

Берьеллыклардан 3650 центнер сенаж салынган. “Көзге чәчүгә дә ерак калмый. Моның өчен пар җире 200 гектарда эшкәртелде. Элиталы “Казанская-560” сортлы бодай чәчү планлаштырыла”,– ди агроном.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100