Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы хуҗалыкларында терлек торакларын тулысынча механикалаштыралар
Быел "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасына Саба районы хуҗалыкларында өч объект кертелгән.
(Саба, 14 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Быел "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасына Саба районы хуҗалыкларында өч объект кертелгән, дип яза җирле басма.
"Өтернәс" сөтчелек комплексында 2000 һәм Шекше фермасында 1000 тоннага исәпләнгән траншеялар эшләнде. Плитәләр белән эшләнгән уңайлы траншеялар икенче кат чабылган сенажны көтә. Шулай ук әлеге программа кысаларында Шекшедәге 100 баш танага исәпләнгән 80гә12 метрлы торакта капиталь ремонт эшләре башланды. Инде түбәләре сүтелде, капиталь ремонттан соң ул тагын да зураячак», - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов. Яшь җитәкче хуҗалыкта алып барылган башка төзелеш объектлары белән дә таныштырды. Ә төзелешләр, чыннан да, күләмле биредә. Хуҗалыкның 3073 баш малы бар, шуның 1100 е – савым сыеры. Авыл хуҗалыгында зуррак уңышларга ирешү өчен хезмәт һәм терлек асрау шартларын яхшырту зарурлыгы билгеле. Шуңа да быел май аенда «Өтернәс» сөтчелек комплексында күләмле эш – үзләренең табышларына 450 баш малга исәпләнгән ферма төзи башлаганнар. Иске, бәләкәй торакларда бозаулар өчен микроклимат начар, маллар күп булу да үсеш өчен уңай түгел. «Май аенда әлеге зур эшкә тотындык. 15кә 24 метрлы әлеге фермага 3 айдан зуррак һәм каплатуга кадәр булган бозаулар урнашачак. Бер ай буе балчык ташылып, нигезен күтәрдек, субайлар кагылды. Бәләкәй бозаулар һәм таналар өчен аерым бүлекләр булачак. Сулар кертелде, кулны тота торган вак эшләре бетте. Төзүчеләр бригадасы бу көннәрдә торбалар утырту белән шөгыльләнә. Зур чыгымнар соралган әлеге төзелешкә материаллар бар, ныклы эш бара. Тулысынча эшләп чыгу мөмкин эш булмаса да, кышка кадәр малларны ничек тә яңа торакка күчерәсе иде», - ди Алмаз Зарипов. Иске торакларда бөтен эш кул көче белән башкарылса, яңасында тулысынча механикалаштырылачак. Узган ел моңарчы буш яткан бинаны азык цехына әйләндергәннәр, быел аны тагын да зурайтып, әзер продукцияне саклау өчен 2 емкость урнаштырылган. Биредә фураж тарттырылып, өстәмә азыклар кушыла һәм миксерда туратылып, малларга таратыла. «Шекше» комплексында да башкарылган эшләр һәм башкарыласылары белән таныштык. Узган ел авыл хуҗалыгы программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән таналар торагы янәшәсендә быел яңадан 100 баш малга исәпләнгән торак төзеләчәк.
Әлеге җирлектә яшәүче балаларга кече яшьтән хезмәт тәрбиясе бирүгә хуҗалык җитәкчесе тарафыннан зур игътибар бирелә. Җәйге каникулда барлыгы 26 бала «Игенче» хуҗалыгына үз хезмәте белән өлешен кертәчәк. Бу ике як өчен дә уңайлы: кызлар ашханәдә, егетләр малларга төрле дару үләннәре җыйнап хуҗалыкка ярдәм итсәләр, гаилә бюджетына да күпмедер файда китерәләр.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 5200 тонна сенаж, 485 тонна печән әзерләнгән. Бер көнгә 21700 кг сөт савып алына, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз