Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы хуҗалыклары бәрәңге уңышын җыеп алуны дәвам итә
Тимершыкта күпчелек мәйданны (72 га) кышын яхшы сакланучы Ред Леди сорты били.
(Саба, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). "Икенче икмәк"не күпләп үстерүче аграрийлар да эшне яңгырларга кадәр төгәлләргә тырыша. Әлеге культураны игүгә махсуслашкан хуҗалыкларның берсе – "Саба" җәмгыятенең Тимершык бригадасы. Атна уртасында бәрәңге басуында булып, уңышын күреп кайттык, дип яза җирле басма.
Беренче тукталышны Фәргать Нәгыймов тракторы янында ясадык. "Гримме" агрегатының бункеры тулып, янына тракторы белән Раил Ногманов килеп җиткән генә вакыт иде. Фәргать Нәгыймов басуга 7 сентябрьдә чыккан һәм беренче көнне 20 бункер бәрәңге алган. "Гримме" 10 бәрәңге казыгычны алыштырса да, кул хезмәтеннән башка булмый. Әллә ничә барабан аша узып та, коелмый калган кәсләрне алып торырга кирәк. Бу эшкә хатын-кызлар – Әнисә Нургалиева, Рәмзия Галимҗанова, Миңсәрия Кәримова алынган. Кулларына күз иярми. "Комбайн кайтканнан бирле шушы эштә инде мин. Пенсиядә дип өйдә утырасы килми. Аңарчы ындыр табагында эшләдем. Безгә бәрәңгене көрәк белән алу өчен йорт саен бүлеп бирелгән еллар дә эләкте. Копалка артыннан да күп йөрдек. Яңа техника эшне җиңеләйтә, тузанга гына түзәргә кирәк. Көне матур, җылы, бәрәңгесе коры һәм эре, күңел биреп эшлибез",– ди Әнисә Нургалиева.
Тимершык бригадасында былтыр "Икенче икмәк" 26 гектарда игелсә, быел 100 гектарга җиткергәннәр. Шуңа күрә уңышны да берьюлы өч "Гримме" ала. "Нырты" предприятиесеннән килгән Фәнил Мулләхмәтов белән сөйләшәбез. "Унынчыны тәмамлаганнан бирле тракторда инде мин. Стажым 38 ел. "Гримме"да 6нчы сезоным. Өстән явып тормаганда, техника ватылмаганда, көнгә 3-4 гектар мәйданда бәрәңге алына",– ди механизатор. Ярдәмчеләре – Саба аграр көллияте студентлары Айрат Гатиятуллин, Ринат Миңнебаев. Булачак авыл хуҗалыгы белгечләре кырда эшләгәндә техника серләренә дә төшенә. "Юлбат" предприятиесеннән җибәрелгән "Гримме"ның хуҗасы исә Фәнил Нуретдинов та янында көллият студентлары булмаса, транспортерга кергән арматура кисәген тиз генә актарып та таба алмас иде әле. Аңа IV курс егетләре Миңсур Сәйфуллин, Фәннур Төхбәтуллин, Илназ Мостафин, Илназ Баһавиев булышты. "Егетләр, молодцы, алар белән иртәнге 6дан кичкә кадәр без бергә, кырда",– ди "МТЗ" тракторын кабызган Фәнил Нуретдинов.
Тимершыкта быел бәрәңгенең Ред Леди, Зекура, Наташа сортлары үстерелгән. "Соңгы икесе яңартылган супер сортлар. Күпчелек мәйданны (72 га) кышын яхшы сакланучы Ред Леди били. Инглизчә кызыл (чибәр) кыз дигән мәгънә бирә. Алынган мәйданнардан уңыш 240 центнер тирәсе. Аерым сортлар буенча алганда, "Наташа" бераз сыната төште, Ред Ледига ел килешкән. Орлыкка салганда шуңа өстенлек бирелә, оптималь саклау чаралары кереләчәк",– ди баш агроном Дамир Мөхәммәтҗанов. "Икенче икмәк" әлегә 35 гектарда алынган, механизаторлар тагын атна-ун көн уңай һава шартларына исәп тоталар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз