Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы хуҗалыклары алдына һәр сыердан 20 литр сөт алу бурычы куелды
Сөт җитештерүдә ирешелгәннәрдән чигенеп эшәүче хуҗалыклар тәнкыйтьләнде.
(Саба, 13 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Саба районы хуҗалыклары үзләрендәге һәр сыердан продукция алуны 20 литрга җиткерергә тиеш. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин “Саба” җәмгыятенең Кибәче бригадасында терлекчелек тармагында биш айлык эш йомгакларына багышлап үткәрелгән семинар-киңәшмәдә аграрийларга әнә шундый бурыч куйды, дип яза җирле басма.
Сөйләшүдә идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклары катнашты. Гафур Хәсәншин чыгышында иң элек сөт җитештерүдә ирешелгәннәрдән чигенеп эшәүче хуҗалыклар тәнкыйтьләнде. Әйтик, “Мичән”дә продукция күләме 2017 елның шушы чоры күрсәткеченә карата – 85, “Урта Саба”да һәм “Симет”тә 92шәр процент тәшкил иткән. “Кайчан яшь мал белән эшләргә өйрәнәбез, сөт шул вакытта була. Дөрес технология буенча тәрбияләнгән бозауны сәламәт тана итеп үстерү, каплатып сыер ясау – сөтнең киләчәге шул. Ике- алты айлык вакытта интенсив үсмәгән бозаудан мул продукция бирүче сыер була алмый. Бозауларның тәүлеклек артымы 850-900 граммнан ким булмаска ти-еш”,– дип киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын экрандагы саннарга юнәлтте идарә җитәкчесе.
“Нырты” предприятиесендә 1046-1018 грамм тәүлеклек үсеш алу дөрес технология нәтиҗәсе буларак күрсәтелде. “Юлбат”, “Шытсу”, “Сатыш”та да бозаулар тәүлеккә 900 граммнан күбрәккә арта. Ә менә “Курсабаш”та, “Әхмәтов” хуҗалыгында яшь маллар 3-6 айлык вакытта акрын үсә (525-662 грамм)...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз