news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы халкы мобиль кабул итү пунктларына үтенечләрен язып бирде

Халыкны чираттагы кабул итүләр 16 һәм 28 август көннәрендә Лесхоз-Иштуган-Шәмәрдән-Эзмә, Олы Шыңар-Тимершык авыл, Саба шәһәр җирлекләрендә булачак.

Саба районы халкы мобиль кабул итү пунктларына үтенечләрен язып бирде
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 8 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенең "Минем депутат" мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады. Алар Саба районының кайбер авылларында да булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Халыкның фикер тәкъдимнәрен Татарстан Дәүләт Советына сайланачак депутатлар үзләренең эшчәнлекләренә нигез итеп алачаклар. 

Сатыш елдан-ел зурая, балалар күп туа, яшьләр күп. Шуңа күрә типовой бинага урнашмаган мәдәният учагының заман таләпләренә җавап бирмәве дә сизелә. "Мәдәният йортыбыз тәбәнәк, артистлар килсә сәхнәгә сыешмый, бизәнү бүлмәсе, бәдрәфе юк. Яңа мәдәният йорты кирәк. Мөмкин булса, безнең үтенечебезне кире какмавыгызны сорыйбыз",– дип язган иде Рауза Перегудова.

Сатышта шулай ук Мамай һәм Матросов урамына керү өчен бердәнбер күперне ремонтлауда, Совет һәм Суворов урамнарында күп балалы гаиләләр өчен бирелгән җир кишәрлекләренә йорт салу өчен ут, су, газ кертүдә депутатлардан булышлык көтәләр. Тузган йортта яшәүче үзенең торак шартларын яхшыртуда ярдәм сорады.

Алдан сөйләшеп куйгандай, шундый ук эчтәлектәге сорауларны Иске Икшермә, Арташ, Килдебәк авыл җирлекләрендә дә бирделәр. Гомумиләштереп әйткәндә, алдагы елларда күп балалы гаиләләргә бирелгән участокларның инфраструктурасын булдыру, тузган йортларда яшәп үз көчләре белән торак шартларын яхшырту эшенә керешкәннәргә булышу, интернет элемтәсен яхшырту мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк булачак.

Җирлекләрнең авыл урамнарын кардан чистарту өчен махсус техникага ихтыяҗы бар. Бу көнне мобиль пунктка дүрт авыл җирлегеннән 14 кеше кабул итүгә килеп, үзләренең мөрәҗәгатьләрен язып калдырды. Халыкны чираттагы кабул итүләр 16 һәм 28 август көннәрендә Лесхоз-Иштуган-Шәмәрдән-Эзмә, Олы Шыңар-Тимершык авыл, Саба шәһәр җирлекләрендә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100