news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы хакимияте белән мөхтәсибәт үрнәк гаиләләрне хөрмәтләде

Бәйрәмдә катнашкан дәрәҗәле кунак - ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та үз чыгышында гаиләләрдәге балалар мәсьәләсенә аерым тукталды.

(Саба, 19 май, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Халыкара гаилә көне уңаеннан район хакимияте Саба мөхтәсибәте белән берлектә үрнәк гаиләләрне Сабантуй спорт комплексына махсус тантанага чакырып хөрмәтләде. Һәр авыл җирлегеннән тулы гаилә булып, хәтта бишәр бала белән килүчеләр дә бар иде, дип яза җирле басма.

Бәйрәмдә катнашкан дәрәҗәле кунак - ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та үз чыгышында гаиләләрдәге балалар мәсьәләсенә аерым тукталып: "Милләт яшәсен өчен гаиләдә ким дигәндә өч бала булырга тиеш, динле, иманлы гаиләнең генә киләчәге бар",- диде. Гомумән, Җәлил хәзрәтнең әйтелгән һәр сүзе, гадәттәгечә, күңелгә үтеп керерлек иде.

Район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Марат Кәримов та бәйрәмгә килүчеләрне сәламләгәннән соң кыскача гына райондагы демографик вәзгыятькә тукталды, "Гаилә җәмгыятьнең нигезе, гаилә ныклы булмаса, җәмгыять тә тотрыклы була алмый", диде. Чыгышы соңында һәркемне Рамазан ае башлану белән тәбрик итте һәр гаиләгә иминлек, тигезлек, тәүфыйклы,сәламәт балалар теләде.

Рәсми өлеш төгәлләнгәннән соң, мәйданда күңелле спорт уеннары башланып китте. Чүлмәк вату, капчык киеп чабу, чаңгыда "йөрү" дисеңме - һәркайсы мәйданны "дер" селкетте. Әтиләр бәби төрүдә дә көч сынаштылар. Хатын-кызлар һәм балалар өчен дә аерым уеннар булды. Бәйрәмнең икенче өлеше мул сыйлы табын артында дәвам итте. Бәйрәм кунаклары өчен яшь вәгазьче Алмаз Галимҗанов интеллектуаль уен үткәрде. "Бик күңелебез булып кайтып китәбез бу бәйрәмнән. Мондый чаралар без - мөселманнарны берләштерә, араларыбызны якынайта. Монда үзебез кебек гаиләләр белән аралаштык, күп дуслар таптык. Алга таба да тормышларыбызга шөкер итеп яшәргә язсын, оештыручыларга бик зур рәхмәт", - дип хисләре белән уртаклашты Шәмәрдән авыл җирлегеннән килгән 5 бала атасы Али Филиппов.

"Әгәр синдә бер өлеш изгелек булса, ул изгелекне иң элек гаиләң күрсен"-дигән бер акыл иясе. Гаиләләребезгә игътибарлы, кайгыртучан, изгелекле булыйк, кардәшләр, диелгән район хәбәрендә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot