news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы газетасы укучыларына бүләкләр өләшкән

"Эшче һөнәрләр елы" уңаеннан көнкүрештә мөһим эш кораллары уйнатканнар.

Саба районы газетасы укучыларына бүләкләр өләшкән
Рамис Нуруллин/Зөлфәт Галимов

(Саба, 18 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Ел саен июль аенда абунәчеләр көне үткәреп, юмарт куллы иганәчеләр ярдәме белән Саба районы газета укучылар арасында бүләкләр уйнату матур гадәткә керде. Быел сигезенче ел дәвам итүче бу гамәлебезгә тугры калырга иганәчеләр ярдәм итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Эзмә авылындагы цехында сыйфатлы кухня гарнитурлары, шкаф-купелар эшләүче, клиентлары үлчәме белән зәвыклы капка-коймалар, теплицалар ясаучы, көнкүреш товарлары белән сәүдә итүче "МАВЛЕТОВ А.Х" шәхси предприятиесе иганәче буларак кыйммәтле бүләкләрен тәкъдим итте.

Быелгы яртыеллыкта "Саба таңнары"газетасы 2454 йортка килсә, уенда катнашу өчен барлыгы 271 квитанция кабул итеп алдык. Агымдагы ел Татарстанда "Эшче һөнәрләр елы" дип игълан ителгәнлектән, бүләкләрне дә шул юнәлешкә туры китереп, көнкүрештә мөһим эш кораллары уйнатуны отышлырак булыр дип уйладык.

Уенны да үзенчәлеклерәк итеп, аудитория җыймыйча, үзәк телеканаллар үрнәгендә "Русское лото" рәвешендә уздырдык.  Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашып, газетабыз турында үзенең фикер-тәкъдимнәрен әйтте.

Бүләкләр ияләренә тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100