news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы газетасы әниләрне матбугатка яздыру акциясен уздырды

Шушы гамәлне кылучылар арасында редакция соңыннан лотерея уйнаткан.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, "Саба таңнары"). Әниләр көне уңаеннан Татарстанның Саба районы “Саба таңнары” редакциясе әниләрне яисә башка якын кешеләрне “Саба таңнары” газетасына яздыру акциясе игълан итеп, шушы гамәлне кылучылар арасында лотерея уйнаткан.

Район матбугатына абунә рәсмиләштерүчеләрнең 20се редакциягә квитанцияләрен китергәч, шуларны бөтен коллектив  алдында пакетка салып болгатканнар да, өч отыш иясен  ачыклаганнар. Уңыш Явлаштаудан Рәмзия Сәлмәновага, Сабадан Илсөяр Әхтәмовага һәм Нәкыя Шакировага елмайган. Аларны редакциягә чакырып, бүләкләрне тапшырганнар.

“Сез урта һәм өлкән буын  кешеләре. Газетаны  алдыручыларның да күбесе өлкәннәр. Сезне “Саба таңнары”на яздырулары бик күркәм гамәл булган. Әмма яшьләрне дә газета укуга күбрәк тартасы иде һәм бу эштә сезгә  таяныч итеп  карыйбыз. Акция балаларның әти-әниләренә мөнәсәбәтен ачыклау да булды, алга таба актив укучыларыбыз булып  калырсыз дип ышанабыз”, – дип мөрәҗәгать иткән аларга газета мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot