news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы «Әдәби марафон» бәйгесендә җиңү яулады

Былтыр бәйгедә Сабадан 145 кеше катнашкан булса, быел аларның саны 246 га җиткән.

Саба районы «Әдәби марафон» бәйгесендә җиңү яулады
Михаил Захаров

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Саба районы «Әдәби марафон» XIII Дөньякүләм китап укучылар бәйгесендә беренче урынны яулады. Бүген җиңүчеләрне «Пирамида» үзәгендә бүләкләделәр.

Былтыр бәйгедә Сабадан 145 кеше катнашкан булса, быел аларның саны 246 га җиткән. Марафонда катнашучыларның күпчелеге мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре. Сабалылар «Әдәби марафон» социаль челтәрләрдә дә актив күтәрелгәнен, катнашырга гел өндәп торганнарын әйттеләр.

«Мин нишләп укымыйм икән» дип ак көнләшү белән кереп киттеләр. 96 процент татар яши торган район да китап укымаса, без булмасак, кем дип әйтәсе килә. Конкурслар белән генә чикләнмичә, каныбызда, җаныбызда булып, әдәбиятыбызны яратып укысак әйбәт булыр иде. Татар сүзенең энергиясе зур. Татар телендә сөйләшсәк, көчле энергияле кешеләр булырбыз без. Телебезне модага кертә алсак, зур эш булып саналыр иде», — ди сабалылар.

Сабада китап белән бәйле тагын бер марафон башланган. «Сабада 246 кеше генә китап укый дип уйламагыз. Марафон беткәч, безгә күңелсез булып китә, бушлык барлыкка килә. Без халыклар бердәмлеге, туган телләр елы киләсен күздә тотып, „Китап сүзе керсен күңелләргә“ проектын башладык. Китаплардагы иң матур мәгънәле юлларны Инстаграмга хэштег белән куябыз», — дип проектка кушылырга өндәделәр.

Саба районы вәкилләрен ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы Римма Ратникова котлады. «Быел пандемия аркасында бәйрәмнәрнең кадере артты. Мин уздырып булырмы икән марафонны дип, уйланып йөрдем, ә Раил Гатауллин хәтта борчылмады да, барыбер җыелабыз, диде», — дип сөйләде Римма Ратникова.

«Әдәби марафон» да өченче урынны Балтач һәм Казан шәһәре, икенче урынны Лениногорск алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot