news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Саба районы әдәби клубы шагыйрәләре «Аулак өй баттл» уенында җиңү яулады

Алар кара-каршы такмаклар әйтешү, «Йөзек салыш» уены биремнәрен үтәде.

Саба районы әдәби клубы шагыйрәләре «Аулак өй баттл» уенында җиңү яулады
saby.tatarstan.ru

(Саба, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Саба дулкыннары»). Саба район китапханәсе каршында эшләүче «Мишә дулкыннары» әдәби клубы шагыйрәләре Теләче районы мәдәният йортында узган «Аулак өй баттл» уенында катнашты.

Таныштыру, кара-каршы такмаклар әйтешү, «Йөзек салыш» уены биремнәрен үтәүдә якташ шагыйрәләребез үзләрен сынатмады һәм Әтнә командасы белән көч сынашуда җиңү яулады.

Уенда Илнур Ибраһимов, Зөлфия Зиннурова, Сөмбелә Ибраһимова, Вәсилә Галиева, Илмира Гыймаева, Гөлүсә Фатихова катнашты.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100