news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы башлыгы йөзьяшәр әбине өлкәннәр көне белән котлады

Район башлыгы әбинең күзләренә бушлай операция ясату мәсьәләсен хәл иткән булган.

Саба районы башлыгы йөзьяшәр әбине өлкәннәр көне белән котлады
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 5 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән чараларны район башлыгы Рәис Миңнеханов Оет авылында яшәүче 102 яшьлек Хәкимә әби Закированың хәлен белүдән башлады. Ул йөзьяшәрне бәйрәм белән котлады, сырхаусыз гомер теләде. бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Зур рәхмәт, энем, Ходай ярдәменнән ташламасын. Бернәрсә дә күрми иде бит минем күзләрем. Хәзер сине яхшы күрәм. Аллага шөкер, энем, күзләремне дә ачтыгыз. Гомер буе рәхәт яшәгез. Балаларыгызның игелеген күрегез",– дип туктаусыз рәхмәт укыды Хәкимә әби. "Миңа түгел, дәүләтебезгә рәхмәт әйтергә кирәк",– диде район җитәкчесе әбинең кулларын кысып.

Күпне күргән ветеран 100 яшен сукырайган хәлдә диярлек каршылый. Олы юбилее уңаеннан өенә килгән Рәис Миңнеханов дөньяның ачысын күп татыган әбинең күзләренә бушлай операция ясату мәсьәләсенең дә хәл ителәчәген әйтә.

Шуннан соң аңа Шәмәрдәндә катлаулы операция ясалып, ул кабат дөнья яктысын күрү бәхетенә иреште. Хәзер ул, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, махсус программа буенча салынган нурлы йортта кызы Хәбирә тәрбиясендә гомер кичерә.

"Әниебез исән булмаса, бу йортны да күрмәс идек әле. Шундый программалар булдырган җитәкчеләргә рәхмәт укып яшибез",– диде ул. Хәзерге көндә йөзьяшәрнең 11 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Инде дүртенче буын оныкчыкларының өч баласы үсеп килә.

Нәселен дәвамын итүчеләргә бай Хәкимә әбине Өлкәннәр көне белән "Туган як" җәмгыяте җитәкчесе Илфат Мөхәммәтов, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов котлап, бүләкләр тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100