news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы башлыгы Оет авылында яшәүче 101 яшьлек әбинең хәлен белде

Йөзъяшәр әби шулай ук үзен Өлкәннәр көне белән тәбрикләгән һәркемгә рәхмәт белдерде.

(Саба, 16 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Өлкәннәр ункөнлегендә район башлыгы Рәис Миңнеханов районның иң өлкән кешесе – Оетта яшәүче 101 яшьлек Хәкимә Әхмәтгалим кызы Закирова янында булып, йөзъяшәрнең тормышы, хәл-әхвәле белән танышты, дип яза җирле басма.

Йөзъяшәр әби шулай ук үзен Өлкәннәр көне белән тәбрикләгән "Туган як» җәмгыяте җитәкчесе Илфат Мөхәммәтовка, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗинга, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гариповка да чиксез рәхмәтләрен әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot