Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районы башлыгы август киңәшмәсендә укучыларга химик реакция ясарга булышкан
Лаеклы ялга китүче мәгариф ветераннары район башлыгының, мәгариф бүлегенең Грамоталары, Рәхмәт хатлары, махсус премияләре белән бүләкләнде.
(Саба, 24 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Зөлфәт Галимов). Быел мәгариф хезмәткәрләре традицион август киңәшмәсе Саба аграр көллиятендә узды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов күргәзмәләр, конференциядә катнашучылар белән танышты, сораулары белән кызыксынды, укучыларга серкә кислотасы белән химик реакция ясарга булышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Хәзерге вакытта республикабыз мәктәпләрендә тәрбия бирү зур урын алып тора. Шуңа күрә район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров докладында да бу сорау күтәрелде.Ул үзенең чыгышында "BALAHONER" программасы буенча алып барылган эшкә дә тукталды. Район предприятиеләре балаларны үз һөнәрләр белән таныштыралар. Акцияда барлыгы 30 предприятие катнаша.
2021 елда мәҗбүри рәвештә инглиз теленнән имтихан тапшыру кертеләчәк. Шуңа күрә дә хәзерге вакытта телләрне өйрәнүгә зур көч куела. Ләкин чит телләр укытучылары җитмәве проблемасы барлыкка килде. "Бу проблема өстендә эш алып барыла, якын арада чишелер дип ышанып калабыз", - диде Илфат Шакиров.
Соңыннан лаеклы ялга китүче мәгариф ветераннары район башлыгының, мәгариф бүлегенең Грамоталары, Рәхмәт хатлары, махсус премияләре белән бүләкләнде.
Быел район педагогик коллективы составы тагын 25 яшь укытучыга яңарды. Район мәктәпләренә эшкә билгеләнгән укытучыларга район башлыгы юлламалар тапшырды. Шулай ук, мәктәпләрдә эшләүче яшь гаиләләрне, бүтән төбәкләрдән чакырылган укытучыларны һәм өстәмә белем бирү белгечләрен дә тәбрикләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз