Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов имтиханда югары балл җыйган
7 февральдә Бөтенроссия акциясе узып, ил күләмендә беренче тапкыр әти-әниләр рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды.
(Саба, 12 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 7 февральдә Бөтенроссия акциясе узып, ил күләмендә беренче тапкыр әти-әниләр рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды. Акция кысаларында Россиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та имтихан тотты, дип яза районның "Саба таңнары" газетасы.
Бу көнне Татарстанда 866 ата-ана үз белемен сынады. Районыбызда да Саба гимназиясендә узган акциягә һәр мәктәптән быел 11 сыйныфны тәмамлыйсы укучыларның әти-әниләре һәм башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, җитәкче урынбасары Илнур Котдусов та кушылды.
«Əлеге чараның төп максаты – әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне Бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру. Әти-әниләр баланың имтиханга әзерлегендә зур роль уйныйлар. Баласының имтихан вакытындагы психологик халәтен аңлау әти-әни өчен бик мөһим»,- ди район мәгариф бүлеге методисты Миләүшә Сафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз