Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы балалар бакчасына лаеклы ялга чыккан тәрбиячеләр кунак булды
Кунакларыбыз хөрмәтенә балалар белән берлектә концерт программасы әзерләдек.
(Саба, 4 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Лилия Вафина). Кичә "Балачак" балалар бакчасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр кунакка килде, дип яза районның "Саба таңнары" газетасы.
30 елга якын Саба районы мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече булып эшләп, мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлеген матур һәм уңышлы күрсәткечләре белән алып барган Сабирова Гөлшат Риза кызы җитәкчелегендәге әлеге делегация балалар бакчалары тормышына тугры калып даими җыелып, яшь хезмәттәшләрнең тормышы белән танышып торалар. Әлеге буынның эшләүләре, аларның элеккеге шартларда ничек хезмәт куюлары безгә дә бик кызыклы һәм олы затларыбыз безнең бакчабызны карап, заманча һәм затлы булуын әйттеләр, һәр төркемне, бүлмәне карап яхшы җиһазлануына сокландылар. Районыбыз җитәкчеләренең матур һәм уңайлы балалар бакчалары белән әти-әниләрне сөендерүләренә куанып алар рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кунакларыбыз хөрмәтенә балалар белән берлектә концерт программасы әзерләдек. Балаларның татар халык биюләрен, башкарган җырларын һәм шигырьләрен бик җылы кабул итеп карадылар өлкәннәребез. Без аларга алдагы томышларында да саулык-сәламәтлек, куанычлар килеп торуын телибез һәм һәрвакыт буыннар шулай тату аралашып, фикер алышып һәм тәҗрибә уртаклашып яшәрбез дигән теләктә калабыз, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз