news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы авыр җинаятьләрне ачуда республикада иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән - район басмасы

Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге җитәкчесе Васил Шәрифулла улы Исмәгыйлов "Саба таңнары" газетасына биргән интервьюсында әйткән.

(Байлар Сабасы, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районында  җәмәгать тәртибен, тынычлыкны, юллардагы хәрәкәт иминлеген 66 эчке эшләр органы хезмәткәре тәэмин итә. Һәр өлкәдә тыныч вәзгыять булдыру бурычы йөкләнгән әлеге коллектив һөнәри бәйрәмен нинди хезмәт нәтиҗәләре белән каршылый? "Саба таңнары" газетасы  РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге начальнигы Васил Шәрифулла улы Исмәгыйловка мөрәҗәгать иткән.

"Һөнәри бәйрәм – ул еллык эшчәнлеккә бәя, башкарган хез­мәткә анализ ясый, яңа бурычлар куя торган вакыт. Быелгы бәйрәмне дә зур горурлык һәм күтәренке рухта каршыларга тулы хакыбыз бар дип саныйм, - ди Васил Исмәгыйлов. - Районыбыздагы вәзгыять тыныч, тотрыклы сак­лана, эш күрсәткечләре югары икән, димәк, уңай яктан билгеләп үтәсе подразделениеләребез, мактауга лаек хезмәткәрләребез бар дигән сүз. Хокук саклау органнарында 36 ел хезмәт куючы буларак ныклы ышаныч белән әйтә алам: безнең өлкәдә очраклы кешеләр була алмый. Әлеге җаваплы һәм авыр хезмәтнең асылын аңлаган, райондашларыбызның иминлеген тәэмин итүне төп бурычы дип санаган бердәм коллектив көче белән район күләмендә имин вәзгыять саклана. Хезмәткәрләребезнең тырышлыгы, үз эше­нә бирелгәнлеге хезмәт күрсәт­кечләрендә дә ачык чагыла. Агымдагы елның 10 аенда районда 158 җинаять теркәлде, ә узган ел аларның саны 116 иде. Бу профилактик статьялар буенча күбрәк эшләнүе, ягъни хезмәткәрләребезнең үз бурычларын оператив башкарып, үтерү белән янауларны андый аеруча куркыныч җинаять эш­ләнгәнче кисәтүләре, шулай ук җинаять кодексына кайбер үзгә­решләр кертелүе белән аңлатыла. Эшчәнлегебезнең гомуми нәтиҗәлелеге буенча безнең коллектив 3 категория бүлекләр арасында 1 урынга лаек булды. Гомум җинаятьләрне ачу күрсәткече 10 айда 98,5 процент, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу 100 процент тәшкил итеп, республика күләмендә иң яхшы күрсәткечкә ирешелде. «Уңыш-2016» операциясе бары­шында 5 җинаять, 30 вак урлашу факты ачыкланды. Профилактика, оператив-тикшерү ча­­ралары ярдәмендә 10 айда наркотик матдәләр саклауның 4 очрагы ачыкланды. Алкоголь продукциясенең законсыз әйлә­неше буенча 7 җинаять эше ачылды. Заман алга барган саен хокук бозучылар тагын да активлаша, җинаятьләрнең төре дә арта тора, бу исә бүлек хезмәткәрләреннән тагын да уяулык, саклык таләп итә. Әлбәттә, районыбыздагы тотрыклылыкта төрле җәмәгать оешмалары (административ комиссия, КДН, ДНД, суд, прокуратура, суд приставлары) белән берлектә, тыгыз элемтәдә эшләүнең йогынтысы зур. Көч структуралары белән алып барылган төрле хокук бозуларны кисәтү чаралары җинаятьләрне булдырмауга нигез булып тора. Гомумән, эш­чәнлегебезнең уңай нәтиҗәсе районыбыз җитәкчелегенең әлеге өлкәгә булган карашы белән дә нык бәйләнгән. Хезмәткәрләребезнең эш һәм көнкүреш шартларын яхшырту һәрдаим күз уңында тотыла, соңгы ике елда участок вәкаләтлеләре 10 машина белән тәэмин ителде".

"Полиция эше – киңкырлы, күп­төрле бү­лек­ләрне берләш­терүче хез­мәт. Һәр юнәлештә дә үзара ярдәмләшеп, кулга-кул тотынып эшләүне таләп итә. Кадрлар белән эшләүче Булат Сабиров һәм Диләрә Кәримованы чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары дияр идем. Шулай ук Тимершык участок вәкаләтлесе Марат Гатин, оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Илнар Гыйльманов, сорау алу бүлеге начальнигы Илназ Дәүлиев, полициянең участок вәкаләтлеләре бүлеге начальнигы Фәрит Гатауллин, Рөстәм Гаффаров җитәкчелегендәге Шәмәрдән полиция пункты хезмәткәрләре һәм башка бик күпләр районыбыз иминлеге өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр. Айгөл Хәбиб­рахманова, Айнур Гафиятуллин җинаять эшләрен тикшерүдә оперативлык һәм профессионализм күрсәтәләр. Киләчәктә дә шулай бердәм булсак, тискәре күренешләргә халык тарафыннан һәрвакытта да уяулык дәвам итсә, районыбызда җәмәгать иминлеге тулысынча сакланыр дип ышандырам", - ди РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге начальнигы Васил Шәрифулла улы Исмәгыйлов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100