news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы авылында Татарстанның спорт остасы истәлегенә көрәш бәйгесе узды

Бәйгедә 12 командада (Саба, Мамадыш, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнары, Казан шәһәре һәм Киров өлкәсе укучылары) 135 яшь көрәшче катнашты.

(Теләче, 10 ноябрь, “Татар–информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Сабаның Шыңар авылында татарча көрәштә арабыздан вакытсыз киткән “Татарстанның спорт остасы” Салават Гайнанов истәлегенә ярышлар узды. Бу турыда район басмасы яза.

Көрәш буенча ачык турнирда 2001- 2003, 2004 һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында күп тапкырлар авыл Сабантуйлары батыры, вертикаль баганага менү остасы Салаватның әтисе Хәбир ага, бертуганнары һәм авылдашлары катнашты һәм чыгыш ясады.

Бәйгедә 12 командада (Саба, Мамадыш, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнары, Казан шәһәре һәм Киров өлкәсе укучылары) 135 яшь көрәшче катнашты.

Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фирзәр Гыйниятуллин җитәкчелегендә район командасы да уңышлы чыгыш ясады

Аерым үлчәүләрдә җиңү яулаган яшь көрәшчеләр Салаватның туганнары, якыннары әзерләгән бүләкләргә лаек булдылар, дип хәбәр итә район газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot