news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы авылларында ишегалдын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кабул ителде

Саба районы авылларында ишегалдын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кабул ителде

Саба районы авылларында ишегалдын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кабул ителде
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 29 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районында "Безнең ишегалды" проектын гамәлгә ашыру кысаларында халык белән очрашулар узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Беренче очрашу узган шимбәдә Шәмәрдәннең Фрунзе урамындагы 1а, Фатих Кәрим урамындагы 11 һәм 12 күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән үткәрелде. Сөйләшүгә район башлыгы Рәис Миннеханов, архитектор һәм башка хезмәт җитәкчеләре килгән иде. Әлеге 216 кеше яшәгән өч йортны бер ишегалды берләштерә. 

"Иң элек ишегалларына юллар кирәк иде. Ул мәсьәлә хәзер уңайланып бара. Икенчедән, чүп чыгару урыннары җайлы булырга тиеш. Өлкәннәргә чыгып утырырга эскәмиясе дә кирәк. Юган керләрне киптерү урыннары турында да сүзләр бар. Моңарчы алып барылган төзекләндерүләр проектлаучы эшләгән документ буенча барды. Ишегалды ничек буласын сез хәл итәсез. Эшли башлагач, сез ничек сораган шулай булачак",– дип аңлатты Рәис Миңнеханов.

Шәмәрдәнлеләрнең ишегалдын төзекләндерү буенча теләк-мөрәҗәгатьләре шактый иде. Уен-спорт мәйданчыклары булдыру-төзекләндерү, балалар аннан юлга йөгереп чыкмасынга куаклар утырту, пандуслар ясау һәм башкалар. Тәкъдимнәрне өйрәнү һәм урынынарын билгеләү өчен ишегалды картасы торак милекчеләренә бирелде.

Саба районы әлеге яңа проектка 4 ишегалдын кертергә ниятли. Тәкъдимен җиткерә алмаучылар теләкләрен "Минем депутат" системасы аша "МойДепутат.онлайн" сайтына да юллый ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100