news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы авылларында җирле халык мобиль төркемгә тәкъдимнәрен язып бирде

Барлык сораулар "Минем депутатым" электрон системасына алга таба эшләү һәм хәл итү өчен кертелде.

Саба районы авылларында җирле халык мобиль төркемгә тәкъдимнәрен язып бирде
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 22 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада мобиль төркем Мишә, Иштуган, Шәмәрдән һәм Эзмә авыл җирлекләрендә халыкның мөрәҗәгатьләрен кабул итте. Лесхоз мәдәният йорты каршына "Мойдепутат.онлайн" дип язылган автобус килеп туктады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яшьләр темасына кагылышлы сораулар мобиль пункт Иштуган авыл җирлегенә килгәч тә күтәрелде. Илфар Арсланов бистәдә ял паркы булдыруны Татарстан Дәүләт Советына сайланачак депутатларга наказ итеп бирде. Тимер юл разъездына кадәрге юлны яктырту өчен электр баганаларына лампочкалар куюны да сорады.

"Мине болай да күп сөйләшәсең дип әйтәләр" дип, баштарак икеләнеп калса да, Иштуганның дини тормышын кайгыртучы иң актив өлкән кешесе Хәлил Мортазин мәчеткә ремонт кирәклеге турында сөйләми кала алмады.

Мобиль автобусның Шәмәрдәндәге тимер юл вокзалы каршына килеп туктавы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Биредә "Шәмәрдән-2"дәге урамнарны (алар барысы 10) төзекләндерүгә, Горький урамындагы авария хәлендә дип табылган 9-2нче йортта яшәүчеләрне яңа торакка күчерүне тизләтүгә, тимер юл кичүен ачуга кагылышлы наказлар яздылар. 

Соңыннан мобиль төркем Эзмә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең балалар мәйданчыкларына ихтыяҗы зур икәнлеген ачыклады. Аларны Эзмә, Иләбәр, Олыяз авылларында булдыруны наказ итеп яздылар. Олыязда яшь белгечләргә арендага бирелә торган йортлар кирәк. Энҗе Мирзина авылдашлары исеменнән Мәктәп урамы буйлап (югыйсә укучылар машина юлыннан йөри) тротуар салдыруны сорады.

Кабул итү пункты 7 сәгать эшләде һәм шул вакыт эчендә авыл халкыннан 17 наказ алынды. Барлык сораулар "Минем депутатым" электрон системасына алга таба эшләү һәм хәл итү өчен кертелде. Киләсе очрашулар 28 августка планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100