news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы авылларында халык җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләр уңай хәл ителгән

2018 елда җыелган үзара салымга планлаштырылган эшләр тулысы белән башкарылган.

Саба районы авылларында халык җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләр уңай хәл ителгән
saby-rt.ru

(Саба, 16 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районында 28 гыйнвардан 12 февральгәчә район җитәкчелеге, хезмәт күрсәтүче учреждениеләр вәкилләре 20 җирле үзидарәдә халык белән очрашулар үткәрделәр. Бу турыда район газетасы яза.

Җыеннарның соңгылары сишәмбе Юлбат авыл, Саба шәһәр җирлекләрендә узды. Саба шәһәр җирлеге Советына 2018 елда төрле эчтәлектәге сораулар белән 2986 кеше мөрәҗәгать иткән, 128 язмача гариза кергән. Аларның күбесе хәл ителгән. 

Шулай ук 2018 елда җыелган үзара салымга планлаштырылган эшләр дә тулысы белән башкарылган. 

Сабада узган җыенда катнашу өчен Казаннан "Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе" идарәче компаниясе директоры урынбасары Альмир Корбанов килгән иде. Ул чүпне җыю, чыгару, аеру һәм башка эшләрне үз өстенә алган төбәк операторы буларак әлеге хезмәткә 2018 ел тарифлары турында сөйләде.

Шулай итеп, 1 гыйнвардан чүп чыгарган өчен күпфатирлы торакларда яшәүчеләргә аена – 71 сум 95 тиен, шәхси йортларда торучыларга 78 сум 5 тиен түләргә туры киләчәк. Ягъни бәяләр 2 тапкыр диярлек (моңарчы 41,50 сум) арта. Әлеге саннар башка үзгәрмәскә тиеш. Җыен шәхси эшмәкәрләрне бүләкләүләр белән төгәлләнде.

Юлбат авыл җирлегендә үткәрелгән җыенда банк картасы белән хезмәт хакларын алу өчен терминал, яңа Почта бинасы, ФАП, хоккей командасына һәм "Мирас", "Ак калфак", "Зөбәрҗәт" ансамбльләренә йөрүче өлкәннәргә сәхнә киемнәре, яңа барлыкка килгән урамга газүткәргеч салуны сорадылар.

Җыеннар тәмам. Халык тәкъдимнәре өйрәнеләчәк, алдагы елларда районның социаль үсешен фаразлаганда эш өчен кулланма буларак кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100