news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы авыл җирлекләрендә яртыеллык эшчәнлек буенча җыеннар башланды

Аларда халык җирлектәге проблемаларны күтәрә, үзен борчыган мәсьәләләр белән турыдан-туры район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә ала.

Саба районы авыл җирлекләрендә яртыеллык эшчәнлек буенча җыеннар башланды
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 1 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы авыл җирлекләрендә яртыеллык эшчәнлек буенча җыеннар башланды. Шушы көннәрдә авыл җыеннары Олы Шыңар һәм Тимершык авыл җирлекләрендә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аларда халык җирлектәге проблемаларны күтәрә, үзен борчыган мәсьәләләр белән турыдан-туры район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә ала. Очрашуларда күтәрелгән фикер-тәкъдимнәр 2020-2021 елларга социаль-икътисади үсеш фаразларын төгәлрәк билгеләү өчен мөһим.

Күрелгән чаралар авылларны саклап калуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов да чыгышын әнә шуннан башлады. Авылда калган яшьләргә төрле программалар нигезендә йорт салу өчен акчалата ярдәм ителә. Авыл җирлеге буенча 8 өй төзелеп килә, 14 гаилә торак шартларын яхшырту чиратында тора. 2020 елда 7 йорт төзү планлаштырылган.

Югыйсә район башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында әйткәнчә, авыл белән шәһәр арасында аерма юк диярлек. "Бер шәһәрдә дә авыл мәктәпләрендәге, клубларындагы кебек шартлар булдыра алмыйлар. Авыл хуҗалыгында да үсеш бар. Алдагы көннәрдә һәр сыердан 30 литр сөт саусалар, хуҗалыкларның табышы булачак, хезмәт хаклары да артачак",– диде Рәис Миңнеханов.

Ул беренче чираты файдалануга бирелгән Шыңар роботлаштырылган сөт комплексында җирлектән эшләүчеләр саны белән кызыксынды. Район башлыгы шулай ук шәхси хуҗалыкларда мал, кош-корт асраучыларны әзер терлек азыгы, яңа йортларны су-газ белән тәэмин итүдә хәл итәсе мәсьәләләргә тукталды.

Үзмәшгульлек белән шөгыльләнеп һөнәри керемгә салым түләмәүчеләргә таләпләрнең катгыйланачагына да басым ясады. Алга таба яңа режимга күчмичә эшләүчеләрнең тынычлыгы югалырга мөмкин. Салым түләүдән качып эш алып баручыларны тикшерү органнары ачыклап, җавапка тартачак.

Тимершыкта авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев социаль объектларның эшчәнлеген яхшырту, төзеклеген тәэмин итү, гражданнарның тормыш шартларын тагын да уңайландыру максатында 2016 елда булдырылган үсеш стратегиясе белән таныштырды. 

Район башлыгы очрашуны йомгаклап, җирлектә үзара салымга күп эш башкарылуын, эшмәкәрлекне үстерү буенча хәл итәсе мәсьәләләр шактый булуын билгеләп үтте. Җыеннар Олы Кибәче, Иске Икшермә авыл җирлекләрендә дә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100