news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы авыл җирлекләрендә беренче ярты еллыкка нәтиҗә ясыйлар

Иштуган авылында урамда машина яки кеше йөргәндә генә яна торган фонарьлар куелачак.

Саба районы авыл җирлекләрендә беренче ярты еллыкка нәтиҗә ясыйлар
Зөлфәт Галимов

(Саба, 8 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Зөлфәт Галимов). Саба районы авыл җирлекләрендә беренче ярты еллыкка нәтиҗәләр ясыйлар. Узган атнада җыеннар Килдебәк, Мишә, Иштуган һәм Явлаштау авыл җирлекләрендә узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин үзенең чыгышын 2016-2019 еллардагы эшчәнлеккә хисап тоту белән башлады. "Авылда, иң мөһиме, аэропортлар төзү түгел, ә җир белән эшләү. Шуңа күрә безнең авыл җирлегендә җир эшкәртеп, табыш алучы предприятиеләр теркәлгән

Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллинның авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында хисабы тыңланды. "Соңгы 3 елда күп эш алып барылды. Юлларны һәм тротуарларны төзекләндердек, зират коймаларын алыштырдык, "Ләйсән" балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды, кышкы бакча төзелде. Шулай ук мәктәп, мәдәният йорты, "Нарат" спорткомплексында ремонт эшләре үткәрелде" – дип, Азат Гатиятуллин балаларның тууы кимегәнен дә искәртеп китте. 

Иштуганда яшәүчеләр мәчеткә имам һәм барлык ветераннарның исемнәрен язып һәйкәл куярга сораган булган. Авыл җирлеге башлыгы Ренат Галиәхмәтов үзенең хисабында әлеге мәсьәләләрне хәл итү чаралары күрелгәнлеген әйтте.

Капка төбен чиста тотмаган өчен штраф салу һәм авария хәлендәге йортлар программасы буенча сорауларга район башлыгы Рәис Миннеханов: "Барыбыз да матурлыкны яратабыз бит, әйдәгез, капка төпләрен матурлыкта тотыгыз. Ә штрафлар берничә ел карамыйча тоткан кешеләргә генә салына", - диде.

Район башлыгы Иштуган авылында яңа төрле фонарьлар куелачагын әйтте. Алар урамда машина яки кеше йөргәндә генә яначак.

Көн тәртибендә Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Ренат Нуриев хисабы тыңланды. Шулай ук әлеге җыеннан да халыктан сораулар каралды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100